Яхшыбайда Сабантуй үтә
Районда Сабантуйлар әле дә дәвам итәләр. Бүген Яхшыбай авылында, туктаусыз диярлек яңгыр явып торуга карамастан, Сабантуй бәйрәме үтә. Авыл эчендә узган бәйрәмдә төрле уеннар уздырыла, кечесе дә, олысы да катнашсыз тормый. Уеннардан тыш бәйрәм программасында җыр-биюләр дә каралган. Сабантуйдан соң халык бәйрәм табыны артына җыелачак.