11 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарманда Универсаль спорт мәйданчыгы ачылды
Бүген район ял паркында Универсаль спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев барлык җыелган халыкны әлеге бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм символик рәвештә беренче уенны башлап җибәрде. Район оешма җитәкчеләре шулай ук үзләренең бүләкләрен бирделәр. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Энгель Фәттахов һәм Илшат Фәрдиев Сарман аграр көллиятенә эшлекле сәфәр кылдылар
Республика агросәнәгате өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге буларак Сарман аграр көллияте билгеләнгәне барыбызга да мәгълүм инде. Бүгенге көндә көллиятнең төп бинасында үзгәртеп кору, кабинетларны яңа таләпләргә яраклаштыру эшләре бара. 11 июньдә көллияткә Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "Сетевая компания" җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев эшлекле сәфәр кылдылар. Аларны...
-
Сарман районында чиләк-чиләк яңгыр ява
Бер-ике көн элек районда аз гына яңгыр явып киткән иде. Тик бүгенге яңгыр күпкә көчлерәк булды. Ул Сарманда, Янурыста, Сарайлыда, Яхшыбайда һәм башка авылларда ява. Ә сездә яңгыр явамы? Комментарийлар көтәбез. Планнарыгызны яңгыр аркасында үзгәртергә туры килсә дә, сөеник әле: яңгыр хәзер - безнең төп куанычыбыз. Яңгырның халык өчен никадәр...
-
Карамалы авылыннан төрле күренешләр (фотоконкурс)
Карамалы авылыннан Глүзә Әхәтова "Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына фотолар җибәрде. Алар белән түбәндә таныша аласыз.
-
Сарманда позитив тормыш алып баручылар күңел төшенкелегенә бирелмиләр
Хәзерге заманда күпләр тормыштан зарланырга яраталар: "Теге җитми, бу җитми...". Ә менә янәшәдә позитив тормыш алып баручыларны күргәч, яшәү дәрте өстәлә. Шундый бер очраклы танышыбызны башкаларга да үрнәк булсын дип куярга булдык. Аның тормыш девизы - Елмаеп яшәгез! Ул хәтта машинасына да шундый язу беркеткән. - Минем дусларымның машиналарында да...
-
Сарман районында махсус режим кертелде
Республика территориясендә коры һәм кызу һава торышы саклану сәбәпле, торак секторында һәм урманнарда янгын чыгу, суларда күңелсез вакыйгалар булу ихтималы арта. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә республика территориясендә "Гадәттән тыш хәл" режимы кертелде, 1 июльгә кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Шулай ук укыгыз: Районда урманнарга керү чикләнә
-
Сарманда "Бердәм Россия" партиясе Конференциясе үткәрелде
Бүген, 11 июньдә, район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Сарман җирле бүлекчәсенең XVIII Конференциясе үткәрелде. Анда партиянең җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева рәислек итте. Конференция эшендә, җаваплы затлардан тыш, районның вәкиллекле органнары депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, аның тарафдарлары һәм башкалар катнаштылар. Көн...
-
Район газетасының киләсе саны 18 июньдә чыгачак
12-15 июнь көннәрендә яллар булачагы турында без хәбәр иткән идек инде. Шул сәбәпле 13 июньдә район газетасы чыкмаячак. "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарының киләсе саннары 18 июньдә чыгачак.
-
Район унберенче сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланды
Бүген унберенче сыйныф укучылары җәмгыять белеме һәм химия фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Шуның белән беренче дулкынның төп имтиханнары тәмамлана. Төрле сәбәпләр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын вакытында тапшыра алмаган укучылар аларны резерв көннәрендә һәм икенче дулкын башлангач бирә алалар. Резерв көннәре 16, 17, 18, 19 июньдә булачак. Икенче дулкын 7...