5 июнь 2014 яңалыклары
-
Махсус комиссия район басуларына бәя бирде
Ел саен Сабантуй алдыннан махсус комиссия, басу-кырларга чыгып, игенче нигез салган уңышларның торышы белән таныша, аларга үз бәясен бирә. Быел да бу күркәм традицияне дәвам итеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге идарә, "Сарман", "Нөркәй", "Җәлил", "Туган як" агрофирмалары, "Россельхозцентр"ның район филиалы белгечләре катнашында басуларны карау...
-
Район "Нефтестройсервис" оешмасы конкурста җиңгән
2013 елда "Пенсияне мәҗбүри иминиятләү буенча ин яхшы иминиятләүче" конкурсында җиңеп чыккан, эшләүчеләре йөз кешедән ким булган иминиятләүче оешмалар арасында безнең районнан җаваплылыгы чикләнгән "Нефтестройсервис" оешмасы да бар. 4 июньдә район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов Пенсия фонды идарәсе коллективы алдында оешма начальнигы урынбасары Илшат Мәҗитовка диплом тапшырды. Оешма...
-
Сарман районы унберенче сыйныф укучылары математикадан имтихан тапшыралар
Чыгарылыш сыйныф укучыларында хәзер Сабантуй кайгысы түгел - аларны бүген иң җаваплы имтиханнарның берсе көтә. Унберенче сыйныфлар бүген математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Киләсе имтихан 9 июньдә информатика һәм ИКТ, биология, тарих фәннәреннән булачак. Шулай ук укыгыз: Район чыгарылыш сыйныф укучыларының ял итәргә вакытлары юк
-
Сарман зиратында күптөрле эшләр эшләнә
Районда яз аенда башланган төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту эшләре дәвамлы булды. Зиратта да күптөрле эшләр эшләнде. "Район башлыгы Нәфис Закировка ярдәм сорап кергән идем. Нәтиҗәдә зират эчендәге үләннәрне чаптык, инструментларны яңарттык, үз көчебез белән чистарту эшләрен башкардык", - ди зиратларны карап торучы Ринат Ногманов. Зиратны тәртипкә китерүдә оешмалар да ярдәм иттеләр....
-
Районда Сабантуйга бүләкләр җыялар
Сабантуй алдыннан авыл җирлекләрендә бүләкләр җыю бара. Халык изге теләкләр белән бүләкләр тапшыра, Сабантуй бәйрәменең матур үтүен теләделәр.
-
Сарман районында табигатьне саклауга зур игътибар бирелә
Ел саен 5 июньдә дөньяның 100 дән артык илендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Бу дата календарьга 1973 елда кертелгән иде. 2000 елда нәкъ шушы көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының "Әйләнә-тирә мохитнең меңьеллыгы, хәрәкәт итә башларга" ("Тысячелетие окружающей среды, приступить к действию") дигән программасы старт алды. Бу әйләнә-тирә мохитне...