3 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарман аграр көллияте укытучысы Николай Сахуриев яңа проекты турында сөйләде
Николай Сахуриев Ләке авылында туып үсә, урта мәктәп тәмамлый. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында (хәзерге Яр Чаллы иҗтимагый-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты) укып чыккач, ул туган районына эшкә кайта. Менә инде өченче ел Николай Иван улы Сарман аграр көллиятендә информатика укыта, яшьләр хәрәкәтендә актив катнаша. Ул "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты...
-
Иске Минзәләбашта Алсу Тимергалина мастер-класс үткәрде
Без, Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары, мәктәбебез Адлер Тимергалин исемен йөртү белән горурланабыз. Аның кызы - рәссам Алсу Тимергалина (Йосыпова) бүләк иткән искиткеч матур картиналар күргәзмәсе мәктәбебезне бизәп тора, укучыларыбызда рәсем сәнгате белән кызыксыну теләге уята. Күптән түгел Алсу Тимергалина белән уздырылган очрашу безне тагын да дәртләндереп җибәрде. Ул "Тирә-юньгә...
-
Сарманлылар район авылларының тарихын саклап калуга өлеш кертәләр
Республикада ОНЛАЙН РЕСУРС "Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан" исемле проектны тормышка ашыру өстендә эш башкарыла. Анда Татарстанның барлык раойннарының югалган авыллары турында мәгълүмат тупланачак. Бу мондый типтагы беренче проект булачак, чөнки Татарстанның югалган авыллары турында мәгълүмат интернет сафларында әлегә юк. Һәркем үз районының югалып барган яки югалган авыллары турында...
-
Фатыйма апа Гайнемова "Иске Казан – Түгәрәк уен" фестивалендә Дипломга лаек булды
31 майда Иске Имән авылы гармунчысы Фатыйма апа Гайнемова, Биектау районында оештырылган "Иске Казан - Түгәрәк уен" татар фольклор фестиваленең өченче турында катнашып, III нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде, ә Сарайлы авылы фольклор коллективы "Май язу" уены белән катнашып, лауреат булдылар. Шулай ук укыгыз: Сарманлылар Мөслимнән диплом белән кайттылар
-
Район чыгарылыш сыйныф укучыларының ял итәргә вакытлары юк
Район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узгач, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен йокысыз төннәр башланды: көн дә диярлек имтиханнар үтә. Бүген тугызынчы сыйныф укучылары физика, биология, тарих, география, чит тел фәннәреннән төп чыгарылыш имтиханы тапшыралар. Аннары да ял итәргә вакыт калмый: 6 июньдә - рус теленнән имтихан. Шулай ук укыгыз: Район унберенче...