2 июнь 2014 яңалыклары
-
Колмәттә өмәләр оешкан төстә үтә
Яз җитү белән тирә-якны чистарту, агарту, буяу эшләре башлана. Табигать белән бергә күңелләр дә уяна, тереклек дөньясы матурлыкка, чисталыкка омтыла. Безнең Колмәт авылында оешкан төстә өмәләр үтте. Май башында зиратта чистарту өмәсе үткәрелде, 30 майда - "Миңсәйдә" мәчетенең коймасы, 31 май-1июнь көннәрендә зират коймасы буялды. Хуҗалыкларда эш бик күп булса...
-
Сарманлылар өчен июнь аена намаз вакытлары
2014 ел Июнь аена намаз вакытлары 1435 ел Мил көн Атна көне Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Һиҗри көн 1 Якшәмбе 01:56 03:56 12:32 17:58 20:58 22:28 3 2 Дүшәмбе 01:55 03:55 12:32 17:59 21:00 22:30 4 3 Сишәмбе 01:54 03:54 12:32 18:00...
-
Икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" бәйгесендә фотоаппаратка сертификат җиңде
20-23 май көннәрендә Яр Чалы шәһәрендә "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" бәйгесенең Республика туры уздырылды. Анда Республиканың барлык район командалары да катнашты. Сарман районын икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы (җитәкчесе - Алсу Хәмидуллина) тәкъдир итте. Безнең команда уңышлы чыгыш ясады һәм агитбригадалар бәйгесендә команданың "Бергәләп - юллардагы иминлек өчен" исеме астындагы иҗади...
-
Район унберенче сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханын тапшыралар
Бүген чиратта - чит телдән имтихан. Әлеге имтихан мәҗбүри түгел, ул сайлап алынган. Укучылар үз теләкләре белән инглиз, француз, немец һәм испан телләреннән имтихан тапшыралар. Киләсе имтихан - 5 июньдә математика фәненнән. Шулай ук укыгыз: Сарман районының тугызынчы сыйныф укучылары математикадан төп чыгарылыш имтиханы тапшыралар
-
Районда "Автобус" операциясе башланды
Пассажир транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәтләре юлларда булып тора. Мисал өчен, Республика территориясендә автобус шоферлары гаебе белән дүрт ай эчендә илле юл һәлакәте булган, аларда сигез кешенең гомере өзелгән, 69 кеше төрле тән җәрәхәтләре алганнар. Мондый һәлакәтләрне булдырмау максатыннан 1 июньнән 20 июньгә кадәр "Автобус" профилактик чарасы уздырыла. Аның барышында район...
-
Каташ Каранда балалар "Кала тау"га сәяхәт кылдылар
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Каташ Каран авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Кала тау"га сәяхәт кылдылар. Балалар күңелле уеннар уйнадылар, ярышларда катнаштылар.
-
Җиңел атлетика ярышларында "Батыр" комплексы җиңде
30 майда район эшчеләренең II спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Аның нәтиҗәләре: 100 метрга йөгерү (хатын-кызлар) 1. Зөхрә Хәбибуллина (икенче санлы Җәлил урта мәктәбе). 2. Фирая Тимербаева (Әлмәт авыл җирлеге). 3. Миләүшә Мөхәммәтшина ("Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы). 100 метрга йөгерү (ир-атлар) 1. Айрат Сөләйманов (Иске Кәшер авыл...