27 май 2014 яңалыклары
-
Сарманда Габидуллиннар гаиләсе балаларга матур мәйданчык әзерли
Тирә-юнебезнең чисталыгы үзебез, үзебезнең сәламәтлегебез өчен кирәклеге хакында нигәдер ныклап уйлана белмибез әле. Айга бер өмәгә чыгабыз, территорияне, урамнарны онытылганда бер тәртипкә китерәбез дә, тынычланып калабыз. Алга таба ник анда чүплеккә күмеп китмиләр. Сукранган булабыз, бер чара да күрми дип, җитәкчелекне әрлибез. Ә үзебез чүпләүчегә кисәтү ясарга атлыгып тормыйбыз. Кемнеңдер...
-
Сарманның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар хатын-кызлары Форумында катнашты
"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, аеруча алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, ана һәм бала хокукларын яклау, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, татар гаиләсен саклау аша татар...
-
Сарманлыларның матбугатка карашы төрлечә
Узган атнада без "Сез нинди матбугатка ышанасыз?" дигән сораштыру игълан иткән идек. Аның нәтиҗәләре буенча сораштыруда катнашкан халыкның 31,2 проценты бернинди матбугатка да ышанмый. Яхшы хәбәр дә бар - 25,7 процент халык район матбугатына ышана. Бар төрле матбугатка ышанучылар да шактый - 20,2 процент. Дәүләт, республика күләмендәге матбугатка гына ышанучылар...
-
Районда урманнарга керү чикләнә
Бүген Сарманда район Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булды. Анда бу елны районда янгыннар артуы турында сүз барды, шулай ук аларда кеше корбаннары да бар (теге елны шул ук периодта янгында бер үлем очрагы да теркәлмәгән). Коры һава тору сәбәпле, 23 майдан урманнарга гражданнарга һәм автотранспорт белән керү чикләнә.
-
Сарманда якын арада яңгыр көтелми
Май ахыры... Күпләр инде бу вакытка бакчаларына бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, агач утырта. Алар үсеп китсен өчен яңгыр кирәк. Тик менә аны кайдан алырга? Башка районнарда яңгыр ява-явуын, тик, ни сәбәпледер, Сарман районын әйләнеп уза. Һәм, G!Smeteo сайтына ышансаң, якын арада көтелми дә. Шулай булгач, үзебезгә су сибү кала.