23 май 2014 яңалыклары
-
Сарман "Бәрәкәт мәйданчыгы" балалар бакчасында өлкәннәрне мәктәпкә озату тантанасы узды
Район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчете каршында эшләп килүче "Бәрәкәт мәйданчыгы" балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкәннәрне мәктәпкә озату тантанасы үтте. Мәктәпкә быел алты бала бара. Алар инде укый, яза, саный беләләр, рус телендә яхшы аралашалар, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйлиләр, әллә күпме догалар өйрәнгәннәр. Бу көнне алар, тәрбияче апалары белән бергә, мәктәп темасына...
-
Сарманда Дамир Гарифуллинның юбилеена багышланган "Бергә яшәүләре – олы бәхет" дигән кичә узды
Бүген район мәдәният йортында Дамир Гарифуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган зур тантана үткәрелде. Юбилярны котларга район башлыгы Нәфис Закиров, Татарстан язучылар берлеге җитәкчелеге исеменнән Мәдинә Маликова, Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шахиев, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәйхан Шәйхетдинов, иҗатташ дуслары Валерий Әхмәтшин, Роберт Андреев һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде....
-
Саклаубаш авыл җирлеге ирекле янгыннан саклау бүлеге командасы Республика Грамотасы белән бүләкләнде
22 майда Яшел үзән шәһәрендә "Татарстан Республикасынын иң яхшы Ирекле янгыннан саклау бүлеге" дигән конкурс үткәрелде. Анда 46 команда катнашты. Безнең Сарман районыннан Саклаубаш авыл җирлеге ирекле янгыннан саклау бүлеге чыгыш ясады. Район командасы җиде кешедән торды: Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Раяз Хаков, Нәзыйф Нуриев, Ринат Вәлиев, Альмер Сабиров, Әзһәр Латыйпов һәм...
-
Районда кукуруз һәм рапс чәчү бара
Районда язгы культуралар 61923 гектарда чәчелергә тиеш булып, ул 58187 гектарда башкарылды. Бүгенге көндә кукуруз һәм рапс чәчү бара. Үсемлекләрне корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү 6500 гектарда үткәрелде, 4700 гектарда алар - төрле авыруларга, 19600 гектарда чүп үләннәренә каршы эшкәртелделәр.
-
Район чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары башлана
Киләсе атнаның дүшәмбесеннән мәктәпләрдә чыгарылыш класс укучылары өчен гаять җаваплы чор - бердәм дәүләт, төп һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары бирү башлана. Имтиханнар чоры - укучыларның белемнәрен генә түгел, ә аларны ныклыкка, түземлелеккә сынау вакыты да. Шуның өстенә, имтихан тапшыру таләпләре дә елдан-ел катгыйлана бара. Быел, мәсәлән, элекке елларда гамәлдә булганнары...
-
Сарман гимназиясенең "Искра" командасы республика конкурсында өченче булды
14-15 май көннәрендә Казан шәһәренең "Костер" үзәгендә белем бирү учреждениеләре тәртип бозу профилактикасы төркемнәре арасында республика конкурсының финал этабы узды. Конкурсның муниципаль турлары нәтиҗәләре буенча финалга ун район командасы чыкты. Алар арасында Сарман районы командасы да булды. "Искра" дип исемләнгән команда конкурста өченче урынны алды. "Искра" командасының командиры, Сарман гимназиясе...
-
Сарманда фонтанлы ял паркы шау-гөр килә
Сарманда яңа фонтанлы ял паркында тормыш кич җиткәч кайный башлый. Анда балалар уйныйлар, өлкәннәр ял итәләр. "Бу уңайлыкны булдыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Монда бар яшьтәге кешеләр дә рәхәтләнеп ял итәләр, уйныйлар, күңел ачалар. Комлыгы, атынгычлары, махсус трассасы да бар", - ди анда ял итүчеләр. Әле җәй көне фонтан да эшләп...
-
Сарман районында мәктәп укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме якынлаша
Мәктәп еллары. Яратып бетермәгән кайбер фәннәре, өеп-өеп биргән өй эшләре, борчылып көткән имтиханнары булса да, гомеребезнең иң күңелле, күпме еллар үткәч тә сагынып искә ала торган чоры ул. Арттагы партада утырган малайның чәч толымыңнан тартып үчекләве дә, өйрәнеп килмәгән дәресең өчен куелган икеле дә, башка күңелсезлекләр дә олы тормыш юлы...