САРМАН
  • Рус Тат
  • 20 май 2014 яңалыклары

    • 20 май 2014 - 13:02
      Районда "Игътибар – балалар" чарасының беренче этабы башланды
      2014 елның дүрт ае эчендә Республика юлларында балалар катнашында 108 юл һәлакәте очрагы теркәлде, аларда алты баланың гомере өзелде һәм 129 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шулар арасында биш һәлакәт очрагы Сарман районы территориясендә булды, аларда биш бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шуларның берсе - җәяүле, дүртесе - автотранспорт пассажиры. Һәлакәтләр санын...
    • 20 май 2014 - 12:43
      Район егетләренең үзләре теләгән гаскәрләргә эләгәсе килә
      Армиягә беренче җибәрүләр башлангач, егетләр алдына "Нинди гаскәрләргә эләгермен икән?" дигән сорау килеп баса. Һәркайсының үзе теләгәнгә эләгәсе килә, әлбәттә. Ә безнең егетләр нинди гаскәрләрдә хәрби хезмәт үтәргә тели икән? "ВКонтакте" төркемендә аноним сораштыру бу сорауга җавап табарга ярдәм итәр.
    • 20 май 2014 - 12:29
      Сарманда район яшьләре Форумы үткәрелде
      Бүген, 20 май көнне, "Сарман" кинотеатрында "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында район яшьләре Форумы үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов, "Бердәм Россия" сәяси партиясе, "Бердәм Россия"...
    • 20 май 2014 - 11:48
      Сарман районы командасы "Аҗаган-2014" уенының финал этабында уңышлы чыгыш ясады
      5-7 май көннәрендә Казан шәһәренең "Патриот" үзәгендә "Аҗаган-2014" хәрби спорт уенының финал этабы үтте. Финалга чыккан 14 район арасында Сарман районы да бар иде. Безнең районны икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы тәкъдир итте. Аның командиры Радмир Магалимов булды. Шулай ук команданың составында Раил Зәкиев, Тимур Вәлиев, Альфред Гимаев, Рәмис...
    • 20 май 2014 - 10:08
      Район агрофирмаларында җәйләүләргә чыктылар
      Аг­ро­фир­ма­лар­да тер­лек­ләр­не җәй­ге ла­герь­лар­га кү­че­рү тө­гәл­лә­неп ки­лә. Бү­ген-ир­тә­гә җәй­ләү­ләр­нең соң­гы­сы - Кү­тә­мә­ле­дә­ге­се тер­лек­ләр­не ка­бул итә­чәк. Ра­йон­да ун­ту­гыз җәй­ге ла­герь бар. Мал­лар ан­да кү­че­рел­гәч, фер­ма­лар­да ре­монт, тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре баш­ла­на.
    • 20 май 2014 - 08:52
      Азалак мәктәбендә түбә ремонты төгәлләнде
      2012 нче елның декабрендә көчле җил мәктәп түбәсен алып ташлады. Спортзал өлешенә көчле су үтә башлады. Мәктәпнең актлар залы булмау сәбәпле, барлык мәктәп күләмендәге чаралар спортзалда үтә. Безнең матур кичәләребезне ямьсезләп, түшәмнәр карала башлады. Инде менә укучыларның һәм укытучыларның күптән көткән түбә ремонты төгәлләнде. Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең...
    • 20 май 2014 - 07:48
      Район кырларында чәчү төгәлләнеп килә
      Ра­йон кыр­ла­рын­да чә­чү, үсем­лек­ләр­не тәр­би­я­ләү эш­лә­ре дә­вам итә. 56397 гек­тар­да чә­чел­гән мәй­дан­нар­ның 39073 гек­та­рын бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар алып то­ра. Бо­дай чә­чү соң­гы гек­тар­лар­да ба­ра, шу­лай ук ку­ку­руз чә­чү дә - тө­гәл­лә­нү ал­дын­да. Хә­зер төп көч рапс чә­чү­гә юнәл­те­лә, ул бар­лы­гы 8500 гек­тар­да иге­лә­чәк. Ба­су­лар­да үсем­лек­ләр ти­ше­леп чык­кан­чы (3800 гек­тар) һәм ти­ше­леп...
    • 20 май 2014 - 05:36
      Җәлил янгын часте командасы күчмә кубокка ия булды
      Узган атнада Җәлил бистәсенең 32 нче янгын часте территориясендә көчләрне һәм чараларны җәеп җибәрү буенча ярышлар узды. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан 13 янгын часте командалары катнашты. Җәлил янгын часте командасы беренче урынны алды һәм күчмә кубокка ия булды. 6 июньдә алар Федераль Янгынга каршы хезмәтнең икенче отрядын республика ярышларында тәкъдир итәчәкләр....
    • 20 май 2014 - 04:12
      Яхшыбай авылыннан гадәти булмаган күренеш
      "Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына чираттагы фото килде. Анда Яхшыбай авылыннан гадәти булмаган күренеш төшерелгән. Фотоны Алсу Абдуллина җибәрде.
    Реклама