17 май 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә "Күпфункцияле үзәк" белән бәйле киңәшмә узды
Шимбә көнне Җәлил бистәсендә "Күпфукцияле үзәк" территориясен төзекләндерү, бинаның эчке өлешендә ремонт эшләрен төгәлләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтанов, төзелеш эшләрен алып баручы подрядчы оешма вәкилләре катнаштылар.
-
Җәлил зур кунакларны кабул итте
"Җәлилнефть" идарәсе төзелүгә - 55, Җәлил бистәменә нигез салынуга 50 тулуга әзерлек кысаларында "Татнефть" компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Мәлик Каюмов бистәдә алып барыла торган төзелешнең, ремонт эшләренең барышы белән дә таныштылар, Җәлил больницасы поликлиникасында, сәнгать мәктәбендә, "Җәлил" кинотеатрында булдылар.
-
Җәлилдә канат тартышу буенча җәйге спартакиада узды
17 майда Җәлил бистәсе стадионында "Татнефть" акционерлык җәмгыятенә караган бүлекчә хезмәткәрләренең канат тартышу буенча җәйге спартакиадасы үтте. Аны ачу тантанасында "Татнефть" компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Мәлик Каюмов, бистә җирлеге башлыгы Ирек Вафин катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар: спортны үстерү юнәлешендә...