13 май 2014 яңалыклары
-
Сарманда 12 мәктәп укучысына паспорт тапшыру тантанасы узды
Бүген районның төрле мәктәпләреннән булган 12 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы - паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды,...
-
Район Советында ягу сезонына әзерлек хакында сөйләштеләр
Район Советында узган чираттагы киңәшмәдә 2014/2015 елларга ягу сезонына әзерлек хакында сөйләштеләр. "Бу елга ягу чоры тәмамланды. Ләкин инде яңасына әзерлекне бүгеннән башларга кирәк. Җаваплы хезмәткәрләрне укыту, хисаплау приборларының төзеклеген тикшерү, кирәкле документацияне барлау һәм башка мөһим эшләр төгәллек белән вакыт таләп итәләр, - диде район башлыгы Нәфис Закиров. -...
-
Сарман аграр көллияте командасы мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы хатын-кызлар арасында волейбол ярышларында җиңде
Бүген Сарман мәдәният йорты спорт залында район хатын-кыз мәгариф хезмәткәрләре командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Барлыгы 11 команда катнашты. Уеннар дүрт зонада узды. Һәр зонаның җиңүче командасы финал уеннарында очрашты. Нәтиҗәдә Сарман аграр көллияте командасы җиңүче булды. Каташ Каран мәктәбе командасы икенче урынны алды, беренче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы...
-
Сарман районы вәкилләре православие җәмәгатьчелеге Форумында катнашалар
Бүген Казанда республиканың православие җәмәгатьчелеге Форумы уза. Анда Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Ләкедән Владимир атакай һәм Җәлил бистәсенең Архангел Михаил храмы рухание Анатолий атакай катнашалар.
-
Каташ Каранда хатын-кызлар арасында волейбол уеннары үтте
Бүген Каташ Каран авылының мәдәният йортында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Бу зонада Каташ Каран мәктәбе, Иске Минзәләбаш һәм Җәлил мәктәпләре ярышты. Каташ Каран командасы, 2:0 исәбе белән Иске Минзәләбаш командасын һәм 2:1 исәбе белән Җәлил командасын җиңеп, финалга үтте.
-
Дүсемнән Гөлия Хәсәншина туган авылы белән горурлана
"Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын. Бу фотоларда Дүсем авылының таулары,кырлары төшерелгән", -...
-
Сарман картингчылары Байлар Сабасында уңышлы гына чыгыш ясадылар
2-4 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсенең "Аргамак" картодромында VIII Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм XXIX Казан шәһәре ачык чемпионаты Бөтенроссия календарь ярышлары үтте. Ярышлар "Стандарт" төркеме классларында уздылар. "Стриж" классында (8-14 яшь, двигатель күләме - 50 кубик сантиметр) Алмаз Ахмедов дүртенче урынны алды, Артур Заһиров сигезенче килде, Ринал Сабиров уналтынчы булды...
-
Сарманлыларны июньдә озак яллар көтә
12-15 июнь көннәрендә дүрт көн ял булачак. 12 июнь - Россия көне, бәйрәм буларак, билгеләп үтелә, 13 июньгә 5 гыйнварда булган ял көне күчерелде, 14-15 июнь көннәре шимбә-якшәмбегә туры киләләр.
-
Җәлилдә бистәнең юбилеена әзерлек эшләре бара (фоторепортаж)
Бу җәйне Җәлил бистәсе үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан анда әлеге тантанага әзерлек эшләре тулы көченә бара. Барлык оешма-учреждениеләр биналарын бизиләр, агарту, төзекләндерү эшләре бара, өмәләр үткәрелә.