5 май 2014 яңалыклары
-
Сарман зиратында чүпләрне махсус контейнерларга ташларга була
"Һаман да шул чүпләр турында", диярсез инде. Тик язмыйча да булмый бит. Сарман авылы зиратында, каберләрне чистарткач, чүпләрне зират эчендә калдырганнар. Корыган, кискән агачларны техника паркы ягына койма аша ташларга ярый, ә чүпләрне махсус контейнерга илтеп салырга кирәк. Шулай ук укыгыз: Сарманлылар чүп ташлау һәм учак ягу алдыннан ныклап уйларга...
-
Сарманда сугыш ветераннарына мунча хезмәте күрсәтәчәкләр
"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 8, 9, 10, 15, 16, 17 май көннәрендә сугыш ветераннары һәм инвалидларына, тыл хезмәтчәннәренә түләүсез мунча хезмәте күрсәтә.
-
Җәлил бистәсе укучылары өлкәннәрне концерт белән сөендерделәр
Язның ямьле көннәрендә узучы "Язгы игелеклелек атнасы" дип исемләнгән акция кысаларында беренче санлы Җәлил мәктәбе укучылары картлар һәм инвалидлар интернат йортына концерт белән бардылар. Укучылар, матур шигырьләр сөйләп, биеп һәм күңелләргә кереп ятучы җырлар җырлап, әби-бабайларны сөендереп кайттылар. Район балалар китапханәсендә "Язгы изгелек" атнасы үтте
-
Сарманда яшәүче шагыйрь-язучы Дамир Гарифуллинга 75 яшь тулды
Бүген, 5 майда, районыбызда яшәп иҗат итүче СССР язучылар берлеге әгъзасы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, язучы, публицист, тарихчы Дамир Гарифуллинга 75 яшь тулды. Аны чын күңелдән олы юбилее белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, озын гомер, иҗат уңышлары телибез. "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы.
-
Сарманның "Бакыр базы"нда эш кайный
Мәгариф хезмәткәрләре районның тарихи һәм истәлекле урыннарын тәртиптә тотуга зур игътибар бирәләр. 30 апрель көнне Сарманның данлыклы "Бакыр базы" тирәсендә эш кайнады. Район Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге баш белгече Илдар Һадиев җитәкчелегендә укытучы ир-егетләр төркеме "Бакыр тау" язуын төзүдә эшләде. Язу Сарман-Әлмәт авылы юлыннан ук күренеп тора. "Бакыр базы" туган...
-
Яңа Имәнгә авыл җирлегендә өмәгә 180 гә якын кеше чыкты
Яңа Имән авыл җирлегенә караган өч авылның (Яңа Имән, Күтәмәле, Буралы Чишмә) зиратларында 1 майда оешкан төстә өмәләр үтте. Өч авылда барлыгы 180 гә якын кеше чыккан иде. Халык үз техникасы һәм моторлы пычкылары белән чыкты. Бик күп күләмдә картайган, корыган агачлар киселде һәм махсус урынга чыгарылды. Зират коймалары буялды....
-
Сарманлылар чүп ташлау һәм учак ягу алдыннан ныклап уйларга тиешләр
Бәйрәмнәр алдыннан күп тапкырлар кисәтү, административ җаваплылыкка тартуга карамастан, теләсә кая чүп ташлау, учак ягу очраклары күзәтелеп тора. График буенча махсус техника йөри. Шулай ук үз техникаң белән чүп түгү урынына керү дә ирекле. Чишмә буйларына видеокүзәтү урнаштырылачак, һәркем үзеннән соң тәртип калдыруны гадәткә кертсен иде. Шулай ук күзәтүсез коры...
-
Сарман Сабантуена да күп калмады
Җәй җитәргә бер айдан да азрак вакыт калды. Димәк, Сабантуйларга әзерлек башлана. 7-8 июнь көннәрендә Сабантуй Сарманда, Җәлилдә һәм район авыл җирлекләрендә узачак, 12 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә булачак, 22 июньдә - башкалабыз Казанда.
-
Кәүҗияк авыл җирлегендә зиратларны чистарттылар
Ялларда Кәүҗияк авыл җирлеге зиратларында өмәләр оештырылды. Анда авыл халкы, кайткан кунаклар бик актив катнаштылар. Зират эче һәм тирә-юне чүп-чардан чистартылды, корыган агачлар киселде һәм чардуганнар буялды. Янурыс авыл җирлеге зиратларында өмәләр башланды