САРМАН
  • Рус Тат
  • 1 май 2014 яңалыклары

    • 1 май 2014 - 17:08
      Җәлил бистәсе башлыгы Ирек Вафин 1 Май белән котлады
      Җәлил бистәсе башлыгы Ирек Вафин котлавы: "Бүген Яз бәйрәме, 1 Май, эшчеләрнең бердәмлеге көне. Җир яңа сулыш ала, яңа эшләр башлана. Бөтен Җәлил халкын шушы бәйрәм белән котлыйм. Аларга зур уңышлар, бердәмлек телим. Илебездә тынычлык булсын". Шулай ук укыгыз: Җәлилдә 1 Май бәйрәмен билгеләп үттеләр
      989
      0
      0
    • 1 май 2014 - 14:23
      Балалар хокуклары буенча Уполномоченный сарманлыларны кабул итәчәк
      20 майда Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча Уполномоченный Сарман районында халыкны кабул итәчәк. Кабул итү 10:00 сәгатьтә башланачак. Кабул итүгә алдан язылып куярга кирәк. Язылу 14 майга кадәр Сарман авылы, Ленин урамы, 35 йортта, район Башкарма комитетының ЗАГС бүлекчәсендә башкарылачак. Телефон: (885559) 2-50-44.
      1140
      0
      0
    • 1 май 2014 - 14:13
      Җәлилдә 1 Май бәйрәмен билгеләп үттеләр
      Профсоюзларның халыкара конфедерациясе тәкъдиме белән, быел 1 Май бәйрәме 140 илдә үтте. Җәлил бистәсе дә бу бәйрәмнән читтә калмады, мең кешелек колона Җәлилнең үзәк урамыннан үтте. "Без Яз һәм Хезмәт бәйрәмен һәрвакыт көтеп алабыз. Бүген дә аны олылап үткәрдек. Чара үткәрүдә һәр оешма үз өлешен кертте, мәктәпләр дә читтә калмады....
      1100
      0
      0
    • 1 май 2014 - 13:32
      Янурыс авыл җирлеге зиратларында өмәләр башланды
      1-2 май көннәрендә Каташ-Каранда, 2 майда Янурыста, 3 майда Иске Әхмәттә зиратларда өмәләр үтә. Авыл халкы, бердәм булып, күпъеллык куакларны төпләделәр, зур агачларны кистеләр. Шулай ук зиратларга яңа чүп контейнерлары да урнаштырылды. Шулай ук укыгыз: Яхшыбай авылы зиратында өмә үтте
      1003
      0
      0
    • 1 май 2014 - 13:14
      Сарманлылар белгеч киңәшләре ала алалар
      13-14 май көннәрендә "Чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын саклау" ("Защита прав граждан при призыве") дигән темага "кайнар линия" телефоннары эшләячәк. Кирәкле мәгълүматны алырга һәм борчыган сорауларга җавап табарга Татарстан Республикасында кеше хокукы буенча Уполномоченный, Республика Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы яшь юристлары Ассоциациясе вәкилләре ярдәм итәчәкләр. Телефоннар 8(843) 236-40-63 8(843) 236-40-98...
      881
      0
      0
    • 1 май 2014 - 12:56
      Җәлилдә район эшчеләре баскетболда көч сынаштылар
      30 апрельдә Җәлил бистәсенең "Батыр" сәламәтләндерү комплексында район эшчеләре Спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышлары үтте. Анда тугыз команда катнашты. Җиңүче булып беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы чыкты. Икенче урынны икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы алды, Җәлил гимназиясе командасы өченче булды.
      1700
      0
      0
    • 1 май 2014 - 09:03
      Яхшыбай авылы зиратында өмә үтте
      "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!", - диләр. Яхшыбай авылы зиратында узган өмәне шундый девиз астында үтте дисәң дә була. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар кардәшләренең каберләрен чистарттылар, зираттагы зур агачларны кисеп, чүплеккә чыгардылар. Барысы да оешкан төстә эшләделәр.
      1109
      0
      0
    • 1 май 2014 - 07:49
      Илдус Нәфыйков Җәлилдә гражданнарны кабул итте
      29 апрельдә 9:00 сәгатьтә Җәлил бистәсе администрациясендә Татарстан Республикасы прокуроры юс­ти­ция өл­кән со­вет­ни­гы Илдус Нәфыйков гражданнарны кабул итү үткәрде. Соңыннан ул Хезмәт даны музеенда булды. Тәкъдимнәр китабына үз фикерләрен язып калдырды. Республика прокурорын муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, Җәлил бистәсе башлыгы Ирек Вафин, "Татнефть" җәмгыятенең "Җәлилнефть" идәрәсе җитәкчесе Малик Каюмов...
      387
      0
      0
    • 1 май 2014 - 07:32
      Мортыштамакта баскетбол ярышы үтте
      Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең баскетбол ярышы узды. Бу зонада икенче санлы Җәлил мәктәбе, Сарман гимназиясе, Иске Әлмәт җирле үзидарәсе командалары ярышты.
      1920
      0
      0
    Реклама