27 апрель 2014 яңалыклары
-
Сарман районының 14 авыл җирлегендә референдум үтте
Бүген Әлмәт, Зур Нөркәй, Карашай Саклау, Ләшәү Тамак, Ләке, Мортыштамак, Яңа Имән, Петровка Завод, Саклаубаш, Иске Имән, Иске Кәшер, Чукмарлы, Шәрләрәмә һәм Янурыс авыл җирлекләрендә референдум үтте. Бар авыл җирлекләрендә дә халык үзара салым мәсьәләсе белән бәйле булган референдумда актив катнашты. Хәзер алар биргән тавышлар санала: кем "Әйе" дигән һәм...
-
Янурыс авыл җирлеге халкы референдумда актив катнаша
27 нче апрельдә 7:00 сәгатьтә Янурыс авыл җирлегенең 2527, 2528 нче санлы сайлау участоклары референдумны башлап җибәрделәр. 9:00 сәгатькә сайлаучыларның 30 проценты килеп тавыш бирде. Шулай ук укыгыз: Район авыл җирлекләрендә референдум уза
-
Район авыл җирлекләрендә референдум уза
Бүген Сарман районының 14 авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум уза. Ул 20:00 сәгатькә кадәр барачак. Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы нинди эшләргә тотылачагын шушы сылтама буенча кереп, карый аласыз. Тулырак язманы газетабызның 30 апрель саныннан укыгыз. Фотолар - Иске Кәшер авыл җирлегендәге референдумнан.