Сарманлылар агач утырту акциясендә актив катнашалар
Бөтенроссия агач утырту акциясенә сарманлылар да актив кушылдылар. Кичә - 25 апрельдә Сарман урманчылыгыннан 600 төп нарат үсентеләре алып кайтылды. Бүген, аларның 450се элекке алма бакчасына утыртылды, калганнары оешмаларга, аерым кешеләргә таратылды. Агач утырту өмәсенә барлык учреждениеләрдән дә килгәннәр иде. Сарман урта мәктәбе һәм гимназиядән икешәр класс ярдәмгә килде.
Наратлар...