САРМАН
  • Рус Тат
  • 22 апрель 2014 яңалыклары

    • 22 апрель 2014 - 15:17
      Сарманда Ленинның исемен мәңгеләштерүче урыннар бар
      Дөнья күләмендәге Россия һәм Совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы - Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Симбирск (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм...
    • 22 апрель 2014 - 12:55
      Сарманда яшәүче Мөршидә апа оныгының уңышлары белән горурлана
      Азалия Амурскаяга (фотода - пьедесталда уртада)- 10 яшь. Ул Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм спорт мәктәбендә тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Кече яшьтә булуына карамастан, Азалия күп кенә медальләргә ия булган, "аларның очына чыгарлык түгел", дисәң дә, ялгыш булмас. Ни өчен без нәкъ аның турында язарга булдык соң? Азалиянең әтисе...
    • 22 апрель 2014 - 12:38
      Җәлилдә янгын булган
      Җәлилдә бер йортта янгын чыккан. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.
    • 22 апрель 2014 - 12:15
      Сарман көрәшчесе Рәмис Саматов призлы урыннар гына ала
      Сарман егете Рәмис Саматов милли көрәш белән шөгыльләнә. Аның төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннардан төшкәне дә юк. Бу төр спортка ничек килүе, ярышларда катнашуы һәм тормышының башка кызыклы яклары турында Рәмис безгә дә сөйләде. Рәмис белән әңгәмәне газетабызның 23 апрель санында "IT-яшьләр" махсус сәхифәсендә укыгыз.
    • 22 апрель 2014 - 11:33
      Сарман районында кыр эшләре киң колач ала
      Ра­йон­да кыр эш­лә­ре көн­нән-көн киң­рәк ко­лач ала. Иген­че­ләр чә­чү­гә дә ке­реш­те­ләр ин­де. 22 ап­рель­гә ул 1600 гек­тар мәй­дан­да баш­ка­рыл­ды. Ки­чә ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов бе­лән ба­су­лар­ны урап кайт­тык. Бар җир­дә дә ме­ха­ни­за­тор­лар кү­тә­рен­ке кә­еф бе­лән, ал­да­гы уңыш­ка өмет баг­лап эш­ли­ләр. Иген­че­гә аңа ор­лык­лар­ны...
    • 22 апрель 2014 - 10:44
      Сарманлылар ветераннарга рәхмәтләрен белдерә алалар
      Татарстан почта бүлекчәләрендә "Якташлар рәхмәте" ("Благодарность земляков") дигән акция башланды. Ай ахырына кадәр һәрбер теләгән кеше ("Россия почтасы" клиенты) ветераннарга котлау открыткалары яза алалар. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга котлау открыткалары Президент хатлары белән бергә Җиңү көнендә тапшырылачаклар. Открыткаларны җыю өчен почта бүлекчәләрендә махсус тартмалар куелачак. Ветеранны котлау өчен бәйрәм...
    • 22 апрель 2014 - 09:36
      Күтәмәле авылы урамнары җиңел сулыш алды
      - 19 апрельдә Күтәмәле авылында оешкан төстә авылның урамнарын җыештыру буенча өмә үткәрелде. Бу өмәгә авыл җирлегендә урнашкан барлык оешмалар да актив катнашты. Авыл урамнарыннан ташландык пакетлар, пластик шешәләр һәм башка чүпләр, җыелып, махсус урынга чыгарылды. Урамнар чистарып, җиңел сулыш алдылар. Авыл халкына алдан кисәтү кәгазьләре таратылды. Бу көнне бик...
    • 22 апрель 2014 - 08:47
      Район тәкъдир иткән "Бакыр тау" проектының киләчәге бар
      "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Светлана Максимова 11-12 апрельдә узган KAZAN INTERNATIONAL EXHIDITION FOR TOURISM & SPORT KITS-2014 күргәзмәсендә Сарман районы тәкъдир иткән "Бакыр тау" проектын игътибарга лаек һәм киләчәге бар дип тапты. Шулай ук укыгыз: Туристлар игътибарын җәлеп итәрлек урыннарны тәкъдир иткән өчен Сарман районы диплом белән бүләкләнде
    • 22 апрель 2014 - 07:25
      Сарманда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен үткәрделәр
      21 апрель көнне район мәдәният йортында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур тантана үткәрелде. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен, ветераннарны район башлыгы Нәфис Закиров тәбрикләде. Алдынгыларга төрлек дәрәҗә Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов та, бәйрәм белән...
    • 22 апрель 2014 - 06:37
      Ләке һәм Дружба авылларында Пасха атнасы бара
      20 апрельдә православие динен тотучылар Пасха бәйрәме үткәрделәр. Хәзер Пасха атнасы бара. Ләке һәм Дружба авылларында "Күкәй тәгәрәтү" уены үткәрелде. Балалар, өйдән манган йомыркалар алып килеп, шуларны туп ярдәмендә кулланып, отышлы уеннар уйнадылар. Шулай ук кайберәүләр үзләре куличлар да пешерделәр.
    • 22 апрель 2014 - 05:48
      Районда өмәләр дәвам итә
      26 апрельдә Яхшы Каран авылы зиратын чистарту һәм мәчет янын җыештыру була. 1, 2 майлар­да Ис­ке Кә­шер авыл җир­ле­ге­нә ка­ра­ган бар­лык авыл­лар­да да зи­рат­лар­ны чис­тар­ту бу­ен­ча өмә­ләр үт­кә­ре­лә­чәк. Авыл­даш­лар­ны, чит­тә яшәү­че як­таш­лар­ны 8:00 сә­гать­тә өмә­ләр­гә кө­теп ка­ла­лар. Шулай ук 1, 2 май көннәрендә 8:00 сәгатьтә Кәүҗияк авылы зиратларында өмәләр булачак....
    • 22 апрель 2014 - 04:58
      Сарманда беренче язгы чәчәкләр күзләрен ачтылар
      Бүгенге көнне җылы язгы көн дип әйтеп булмаса да, гомуми алганда, матур көннәр җитте инде. Беренче язгы чәчәкләр дә, оялып кына, ачыла башладылар. Без төшергән чәчәк фотолары, әлбәттә, бердәнбер түгел. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, сездән дә беренче язгы чәчәкләр фотолары көтеп калабыз. Әгәр сездә алар булса, шушы яңалык астында комментарийлар...
    • 22 апрель 2014 - 04:14
      Буралы Чишмәдә спектакль күрсәттеләр
      Узган атнада Буралы Чишмә авылы клубында Гөлшат Зәйнәшеваның "Гайфи бабай ,өйлән давай!" исемле спектакле сәхнәләштерелде. Авыл үзешчәннәре оештырган бу спектакльне халык яратып карады.
    Реклама