21 апрель 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар Мөслимнән диплом белән кайттылар
19 апрельдә Мөслимдә "Иске Казан - Түгәрәк уен" татар фольклор фестиваленең зона туры узды. Анда Сарман районы мәдәният йортыннан "Асылъяр", Сарайлы авыл мәдәният йортыннан "Ахирәтләр" фольклор ансамбльләре, аерым башкаручылар Лиана Антонова, Эльвина Гөбәйдуллина катнашып, уңышлы чыгыш ясап, оештыру комитетының дипломы белән бүләкләнделәр. Тулырак фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Петровка Завод авылында ветераннарны хөрмәтләделәр
19 апрельдә Петровка Завод авыл җирлегендә төрле елларда җирле үзидарә органнарында хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләү кичәсе уздырылды. Чара Петровка Завод авылы мәдәният йортында чәй өстәле артындэ үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне концерт номерлары белән сөендерделәр, ә ветераннар үз чиратларында хезмәт еллары, төрле кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кичә күңелле...
-
Сарманлылар өчен "кайнар линия" телефоннары эшли башлады
Бүген халыкка хокукый ярдәм күрсәтү һәм хезмәт хокукларының саклануын тәэмин итү максатыннан, "кайнар линия" телефоннары эшли башлады. Бүген һәм иртәгә (22 апрель көнне) сәгать10:00 нан 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дәгъвалы хәлләрне ачыклап бирергә ярдәм...
-
Сарманлылар Рушания Идрисованың кайгысына битараф калмаслар
18 апрельдә Аланда булган янгын авылга гына зур зыян салып калмаган, кешеләргә дә зур кайгы китергән. Шул авылда яшәүче Рушания Идрисованың еллар буе тупланган бар әйберсе харап булган, өе янып беткән, ул эшләгән медпунктны да ут юк иткән. Аның кызы һәм ике айлык оныгы могҗиза белән генә исән калганнар. Янгын...
-
Сарманда "Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре" бәйгесе үтте
Узган атнада район мәдәният йортында 2014 ел - Мәдәният елы уңаеннан районда мәдәният хезмәткәрләре арасында "Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре" бәйгесенең йомгаклау туры узды. Бәйгедә авыл мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре һәм авыл клублары мөдирләре катнашты. Максаты: - мәдәният хезмәткәрләренең профессиональ эшчәнлеген, иҗади осталыкларын үстерү; - авыл халкының ялын оештыру; -...
-
Район игенчеләре чәчүгә керештеләр
Район басуларында кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Уҗым культураларына 11500 гектарда ашлама кертелде, күпьеллыклар 7700 гектарда өстәмә сый алды. Игенчеләр инде чәчүгә дә чыктылар. "Җәлил", "Нөркәй" агрофирмалары, аграр көллият 500 гектарда арпа чәчтеләр. Уҗым (4500 гектар), күпьеллык үлән (500 гектар) басуларында дым каплау эшләре дә дәвам итә. Туңга сөрелгән...
-
Сарманлылар өмәдән фотоларын җибәрергә ашыгалар
Сарман районында узган атнада өмәләр үтте. Анда барлык халык, оешма учреждениеләр катнашты. Бөтен җир ялт итеп калды. Нигә без моның турында тагын бер тапкыр язабызмы? Беркемгә дә сер түгел, хәзерге техника заманында күпләр өмәгә эш кораллары гына түгел, фотоаппаратлар да күтәреп чыгалар. Истәлеккә дип төшкән фотолар арасында аеруча уңышлы яки...
-
Сарманда бюджет оешмалары Спартакиадасы узды
18 апрельдә Сарман авылында районның бюджет оешмалары арасында Спартакиада үтте. Командалар гер күтәрүдә, турникта тартылуда һәм канат тартуда ярыштылар. Нәтиҗәләр 16 килограммлы гер күтәрү (хатын-кызлар) 1. Рузилә Галләмова (икенче санлы Җәлил мәктәбе). 2. Светлана Раянова ("Батыр" сәламәтләндерү комплексы). 3. Резидә Зиннәтуллина (икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе). 24 килограммлы...