18 апрель 2014 яңалыклары
-
Янгын Алан авылына шактый зыян салды
Бүген Сарман районының Алан авылында янгын чыкты. Аның нәтиҗәсендә бер йорт һәм авылның фельдшерлык-акушерлык пункты бинасы тулысынча янып бетте. Тагын берсенә шактый зыян килде. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, янгынның сәбәпләре ачыклана.
-
Сарман иреклеләр үзәгендә яңа кадрлар өстәлеп тора
"Волонтер" иреклеләр үзәгендә Сарман урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары Фәнзилә Нигъмәтуллина һәм Лилиана Зәйнуллина беренче көн эшлиләр. Алар "Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында донорлык белән бәйле плакат белән чыктылар. "Волонтер" иреклеләр үзәге әлеге атна кысаларында даими рәвештә чаралар үткәрәчәк. Шулай ук укыгыз: Сарманда иреклеләр үзәге эшли
-
Сарман районы егетләре винтовкадан төз аталар
17 апрельдә язгы чакырылышка эләгүче егетләр арасында Республика спартакиадасының беренче этабы үтте. Әлеге зона ярышлары Лениногорск шәһәрендә булды. Анда Сарман, Азнакай, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Мөслим, Ютазы, Баулы, Лениногорск районнары катнаштылар. Алар төрле күнегүләрдә көч сынаштылар. Сарман районы командасы пневматик винтовкадан атуда һәм канат тартуда өченче урыннарны алды. Зона ярышларында беренче...
-
Сарманда муниципаль район Советының XXI утырышы узды
Бүген Сарман муниципаль район Советының XXI утырышы булды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә муниципаль районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгы тәэмин итүдәге бурычлар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Алмаз Фәрхетдинов, Татарстан Республикасы буенча федераль миграция хезмәтенең...
-
Сарманда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча утырыш үтте
17 апрельдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Ул кереш сүз белән чыгып, республикада узган утырыш карарлары белән, районда бу өлкәдә эш торышы белән таныштырды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наил Миңнеголов комиссиянең узган...
-
Саклаубаш мәктәбе яшь хәбәрчеләре Сарман редакциясендә кунакта булдылар
18 апрель көнне редакциябез кунаклар кабул итте. Бу юлы бездә Саклаубаш урта мәктәбенең "Беренче адымнар" яшь хәбәрчеләр түгәрәгенә йөрүче укучылар булдылар. - Түгәрәккә 11 укучы йөри. Редакциягә килү күптәнге хыялыбыз иде, - ди аларның җитәкчесе Альфира Габдуллина. Саклаубаш мәктәбенең яшь хәбәрчеләре Миләүшә Миңнуллина, Ләйсән Мөхәммәтова, Альбина Сабирова, Айсылу Гайнетдинова һәм...
-
Сарман районында "Язгы игелеклелек атнасы" башлана
Күңел аны кабул итә һәм йөрәк тынычлык таба торган нәрсә - изгелек, диелә хәдисләрдә. 19 апрельдән 26 апрельгә кадәр районда "Язгы игелеклелек атнасы" үтәчәк. Ул безнең илдә 1997 елдан бирле үткәрелә. Бу акция кысаларында оешмалар атна буе төрле чаралар үткәреп торачаклар. Аларда мәктәп, көллият укучылары, укытучылары, өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар,...
-
Егетләр арасында волейбол буенча район беренчелегендә икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы җиңде
17 апрельдә Җәлил бистәсенең "Батыр" сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында 1996 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында волейбол буенча Сарман районы беренчелеге узды. Беренче урынны - икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы, икенче урынны Сарман урта мәктәбе командасы алды, Сарман аграр көллияте командасы өченче булды. Шулай ук укыгыз: Җәлилдә укучы кызлар арасында...
-
Мортыштамакта шигырь кичәсе үтте
15 апрельдә Мортыштамак авылы мәктәбендә шагыйрь-язучы, журналист, археограф Дамир Гарифуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан шигырь кичәсе үтте. Кичәдә укучылар башкаруында аның шигырьләре, җырлары яңгырады. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе, ветеран укытучы Мөнирә Махмутовна "Чыгарсыңмы каршы алырга?" җырының язылу тарихын, авыл китапханәсе мөдире Миләүшә Тагрифовна китапханәдәге Дамир Гарифуллин китаплары, яның турында басма...