11 апрель 2014 яңалыклары
-
Җәлилдәге рейд барышында 16 кешегә беркетмә төзелде
11 апрельдә Җәлилдә ЮХИДИ хезмәткәрләренең чираттагы рейды узды. Рейд барышында 16 кешегә беркетмә төзелде. Күпчелек шоферлар машинада балалар өчен махсус креслолар булмау сәбәпле тотылдылар. Рейд турында газетаның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Петровка Завод мәктәбендә театр күрсәттеләр
Петровка Завод урта мәктәбендә "Театр атналыгы"на йомгак ясадылар. 9 Б сыйныфы укучылары «Туганымны каршы алу» өзеген сәхнәләштерделәр. 9 А лар КВНнан өзек күрсәттеләр. Театр түгәрәгенә йөрүчеләр Л.Леронның "Экстрасенс", "Киндер сюрприз" һәм Г.Зәйнашеваның "Гайфи бабай, өйлән давай!" әсәрләрен уйнадылар. Укучыларга үзләрен сәхнәдә күрсәтергә, актерлык сәләтләрен ачарга мөмкинлек булды. Барысы да кичәдән...