3 апрель 2014 яңалыклары
-
Җәлилнең "Нефтяник" командасы Һәвәскәрләр командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия фестиваленең финал этабына Сочига бара
Һәвәскәрләр командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия фестивалендә Җәлилнең "Нефтяник" командасы Татарстанда җиңде. 14 команда ике конференциягә бүленгән иде: "Көнбатыш" һәм "Көнчыгыш". Җәлиллеләр "Көнчыгыш" конференциясендә уйнадылар. Алар, үз конференциясендә җиңеп, финалда "Көнбатыш" конференциясендә җиңгән Казанның "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" командасы белән очрашты. "Нефтяник" ике уенда җиңде һәм фестивальнең Сочи шәһәрендә узачак финал...
-
Янурыс авыл җирлеге почта таратучысы Ләйсирә Салихова "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңде
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте уздырган республикакүләм хат ташучылар конкурсында Янурыс авыл җирлеге почта таратучысы Ләйсирә Салихова "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңүче булды. Аңа тантаналы рәвештә 20 мең күләмендә акчалата бүләк һәм башкалабызга ике кешелек күңелле сәяхәт сертификаты тапшырылды. Хат ташучылар, диюгә, никтер, күз алдына иңнәренә олы букча аскан, велосипедка атланган...
-
Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлдәния Сафина юбилеен билгеләп үтте
Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлдәния Сафинага 60 яшь тулды. Ул 1954 елда Иске Имән авылында туган. Озын һәм катлаулы хезмәт юлы үткән. Соңгы елларда "Тукай" совхозында кадрлар бүлеген җитәкләгән, Өчөйле авыл хуҗалыгы кооперативында экономист эшен башкарган. 1999 елдан Саклаубаш авыл җирлегендә хезмәт итә. Үз эшен һәрвакыт төгәл...
-
Сарман районында язгы чакырылыш башланды
1 апрельдән районда да чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Ул үзенең эшчәнлеген 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә, ягъни язгы чакырылышта Россия Федерациясеннән - 154 мең, Татарстаннан - 4 меңнән артык, Сарман районыннан 56 егет армия сафларына алыначак. Районда чакырылыш комиссиясе узачак егетләр барлыгы - 348. 3 апрель көнне...
-
Хәбәрләр 3 апрель
Хәбәрләр. 3 апрель. Март ахырында Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Рәйсә Фәретдинова классында укучы балалар "Татарстан яңа гасыр" телеканалының халыкара балалар телевизион фестивалендә катнашты. "Энҗе бөртекләре" ансамбле Вәсимә Хәйруллина сүзләренә Рәйсә Фәретдинова иҗат иткән "Җырлы, моңлы балачак" һәм "Бергә җырлыйк" җырларын алып килде. Аерым башкаручыларыбыз - Рузанна Гайнемова, Гүзәл Лотфыева, Дания...
-
Сарман аграр көллияте һөнәри юнәлеш концерты белән Иске Минзәләбашка килә
Кадерле дуслар! Исегездә булса, без Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары башланганын хәбәр иткән идек. Алар инде Александровка, Күтәмәле, Ләшәү Тамак авылларында булдылар. Бүген концерт Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында узачак. Башлану вакыты - 18:00 сәгать. Керү ирекле. Шуны да онытмагыз: концерт көннәрендә район газетасына язылу мөмкинлеге дә бар....
-
Сарманлылар көпчәкләрен җәйгегә алыштырырга ашыкмыйлар
2014 елның апрель ае һава температурасы көндез күтәрелү, ә кичкә төшү белән характерлана. Бу фактор юлларда күп кар эрүгә китерә. Шуның сәбәпле, иртән һәм кичләрен юлларның торышы начарлана. Моннан тыш, гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, апрельнең беренче декадасында кар күп явачак һәм бу юл хәрәкәтенә негатив тәэсир итәчәк. ЮХИДИ барлык шоферларны тизлек...