2 апрель 2014 яңалыклары
-
Карашай Саклау кызы Алия Лотфуллина "Алло, мы ищем таланты" конкурсында дипломга лаек булды
Алабуга шәһәрендә уздырылган "Алло, мы ищем таланты" дип аталган Республика бәйгесендә сигезенче сыйныф укучысы Алия Лотфуллина "Туган авылым" җыры белән III дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булды. Җитәкчесе - Карашай Саклау мәдәният йорты директоры Гүзәл Кәрамиева.
-
Югары Чыршылыдан Әлфия Гыйльманованың белмәгән һөнәре юк
Югары Чыршылы авылында яшәүче Әлфия Гыйльманова хакында: "Бигрәк оста куллы. Белмәгән һөнәре юк", - диләр. Балан бәлешен дә ул үзенчә, үзенчәлекле итеп пешерә. Камыр өчен 1 пачка маргарин, 2 аш калагы майонез, 2 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 0,5 стакан су, 1 йомырка, кирәгенчә тоз, он...
-
Сарман районында кыр эшләре башланды
Районда уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды. Күпьеллыклар - 1300, уҗым культуралары 800 гектарда өстәмә сый алдылар. "Сарман" агрофирмасында бу эшкә самолет та җәлеп ителде. Ә иртәнге якта, басуларны әле җебетмәгәндә, "Амазоне" агрегатлары эшли. "Җәлил" агрофирмасында 450 гектардагы костер басуларын ашлау төгәлләнде инде. Күпьеллык үлән басуларына һәр гектарга ике центнер исәбеннән...
-
Район мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга металл эзләгеч аша кертәчәкләр
Республика мәктәпләренең чыгарылыш классларында бердәм дәүләт имтиханнарын бирү буенча шактый үзгәрешләр бар. Мәгариф бүлегенең Дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча муниципаль координаторы Раушания Сәетгәрәева белән бүгенге әңгәмәбез - шул хакта. - Әйе, чыннан да, бердәм дәүләт имтиханы турындагы документларга кайбер үзгәрешләр кертелде. Ләкин алар имтиханда катнашучыларга кагылмый: имтихан материалларының структурасы, имтиханнарның дәвамлылыгы,...