27 март 2014 яңалыклары
-
Сарман районында узган "Җырлы балачак илендә" бәйгесенә Татарстанның атказанган укытучысы Расиха Хәмидуллина бәя бирде
Мул сулы дәрьяның чишмә башы яки "Җырлы балачак илендә" конкурсында алган тәэсирләр турында Үзәктә яшәүче балаларга рәхәт: үзеңне, бөреләнеп яткан сәләтеңне ачу өчен күпме белгеч чакырып тора - сәнгать мәктәбе дә якында гына. Ә менә ерактарак авылларда яшәүче балаларга авырга туры килә. Ярый ла, мәктәбеңдә, клубыңда үз эшенең осталары булса....
-
Сарман урта мәктәбе матурлана бара
Сарман урта мәктәбе даими рәвештә яхшы якка үзгәреп тора. Бу юлы ул тулысынча йөзен үзгәртте: мәктәп бинасы махсус плитка белән тышланды. Мәктәпкә керә торган юл брусчаткадан җәелде. Хәзерге вакытта ремонт эшләре дәвам итә.
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасына булачак газета дизайнерлары йөри
Исегезгә төшерәбез, сишәмбе көнне безнең редакциягә "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме кунакка килгән иде. Ул көнне балалар безгә концерт күрсәтеп кенә калмадылар, газета ясау серләренә дә төшенеп киттеләр. Ике көн эчендә алар "газета өстендә эшләгәннәр", бүген безгә эшләрен җибәрделәр. 25 мартта безгә кунакка 11 бала килгән иде, шулай булгач, сезгә...
-
Сарманлылар да Әмирнең кайгысына битараф калмаслар
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче өч айлык Әмир Гыймадиевка куркыныч диагноз куйганнар: уң як күз ретинобластомасы (күз рагы). Аның күзенә ашыгыч операция кирәк. Әмиргә Америка Кушма Штатларында химия терапиясе билгеләгәннәр. Нью-Йорк шәһәренең Memorial Sloan-Kettering Cancer Center клиникасында химия терапиясе, бер долларны 37 сум дип исәпкә алганда, 5 943 495 сум тора....
-
Сарман картингчылары Казанда да сынатмадылар
18 мартта Казан шәһәрендә 2013 елда картинг ярышларында призлы урыннар алган спортчыларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Ул "Родина" кинотеатрында уздырылды. Сарманның "Ялкын" картинг-клубыннан өч узышчы чакырылган иде: "Стриж" классында икенче урын алган Ринал Сабиров, "125-Б" классында икенче урын алган Айдар Әюпов һәм "Пионер" классында өченче урын алган Алмаз Ахмедов. Барлык призерларга...
-
Район балалар китапханәсендә Дамир Гарифуллин белән очрашу узды
26 мартта Сарман район балалар китапханәсендә шагыйрь-язучы, журналист, археограф Дамир Гарифуллин белән очрашу үткәрелде. Ул әдәби кичә формасында үтте. Дамир Гарифуллин белән очрашуга "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр һәм китапханәнең актив укучылары килделәр. Юбиляр шагыйрь-язучы (аңа 2014 елда 75 яшь тула) балаларны шигъриятнең тылсымлы дөньясы белән таныштырды. Дамир абый очрашуга бүләкләр...
-
Саклаубаштан Альзана район газетасына язылырга өнди
"Әй дуслар, үзебезнең "Сарман" газетасы бит бу, үзенең рәсемнәре төсле. Бәясе дә Саклаубаштагы балыклар уылдыгы бәясеннән түбән, алты айга язылу бәясе бары 288 сум бүгенге бәядән (алты айга 50 газета). Ә күпме район һәм дөнья яңалыклары", - ди Саклаубаш авылыннан кечкенә дустыбыз Альзана Мөхәммәтгәрәева.