25 март 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар транспорт чаралары белән бәйле операцияләрне вакытлыча Әлмәттә башкарачаклар
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы чираттагы ялына китү сәбәпле 1 апрельдән 1 майга кадәр транспорт чараларын теркәү, исәптән төшерү, кабәт теркәү, гамәлдән чыгару кебек операцияләр Әлмәт шәһәре ЮХИДИ идарәсендә (МРЭОсында) башкарылачак. Адресы: Әлмәт шәһәре, Советская урамы, 184 а. Телефон: 8(8553) 32-13-80
-
Сарман районында "Шартлы рәвештә хөкем ителүче" операциясе үткәрелде
Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыклыландыру, икенче тапкыр җинаять юлына басуны булдырмау, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы затларга профилактик тәэсир итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, алар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 17-24 март көннәрендә "Шартлы рәвештә хөкем ителүче" операциясе үткәрелде. Аның барышында эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы...
-
Рантамакта "Убырлы карчык-әбием" спектаклен халык яратып карады
Рантамак авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре халыкка Галимҗан Гыйльмановның "Убырлы карчык-әбием" дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итте. Халык бик яратып, елый-елый карады.
-
Сарман районында санитар-экологик икеайлык башлана
Республиканың шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту һәм аларны тиешле кыяфәткә китерү максатыннан 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала. Төп юнәлеш - калдыклар белән эш итү таләпләренең үтәлешен күзәтүне көчәйтү. Барырга кыен булган урыннарда урнашкан чүплекләрне итз рәвештә табу өчен кече авиация көчләре ярдәмгә киләчәк, шулай ук электрон сервислар...
-
"Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме Сарман редакциясенә концерт белән кунакка килде
25 мартта, язгы каникуллар булуга карамастан, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме кунакка килде. Әби-бабайларына кунакка киткән балаларны исәпкә алмаганда, төркем тулы составында иде. Балалар редакциягә "буш кул" белән килмәгәннәр, безгә җырлап, биеп, шигырь сөйләп күрсәттеләр. Шулай ук алар эш тәртибе белән таныштылар, истәлекле фотоларга төштеләр. Аларга бүләкләр...
-
Сарманда "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең гала-концерты үтте
21 мартта район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" V район балалар бәйгесенең гала-концерты уздырылды. Анда әлеге бәйгенең район зона этапларында җиңүче балалар катнаштылар. Шулай ук укыгыз: Сарманда "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең гала-концерты үткәреләчәк