18 март 2014 яңалыклары
-
Сарманда "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены клубының чираттагы утырышы узды
Сарман аграр көллиятендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен клубының чираттагы утырышы узды. 35 нче төркем укучылары катнашындагы уен "Математика елы" кысаларында "Математика - хикмәтле фән" дип аталды. Белеклеләр дә, тамашачылар да математика өлкәсендәге белемнәрен сынадылар. Уенга район мәгариф бүлеге белгече Раушания Сәетгәрәева, Сарман урта мәктәбе математика укытучысы Наталья Закирова, көллият...
-
Мортыштамакта "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең икенче зона этабы узды
17 мартта "Җырлы балачак илендә" җыр бәйгесенең икенче зона этабы Мортыштамак авылы мәдәният йортында уздырылды. Анда Рангазар, Иске Әлмәт, Кәүҗияк, Яхшы Каран, Рантамак, Яңа Әхмәт, Каташ Каран, Янурыс, Шыгай, Илексаз, Колмәт, Ләке, Мортышбаш, Мостафин, Алан, Чыршылы, Чукмарлы, Петровка Завод авылларыннан балалар катнаштылар. Тагын да күбрәк фотоларны Сарман муниципаль районы порталыннан...
-
Сарманлылар сак һәм игътибарлы булырга тиешләр
19 мартта Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә. Җил секундына 18-23 метрга кадәр тәшкил итәчәк, буран, бозлавык көтелә. Шуның сәбәпле электр белән тәэмин итү һәм элемтә бүлекләрендә аварияләр булырга мөмкин. Кайбер трассаларда юл һәлакәтләре булуы ихтимал, авиарейслар тоткарланырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булырга...
-
Александровкада артист Фәнүс Садретдиновның юбилеен билгеләп үттеләр
Александровка авылы мәдәният йортында "Алтын битлек" халык театрының әйдәп баручы артисты Фәнүс Садретдиновның 50 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Юбилейда театрлардан өзекләр күрсәтелде, төрле мавыктыргыч уеннар үткәрелде. Юбиляр "Сәхнә остасы" дигән диплом белән бүләкләнде.
-
Сарман урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Нурлыгаянова "Компьютер һәм бала" мәсьәләсенә кагылышлы киңәшләр бирә
Компьютер дошманга әйләнмәсен Моннан алдагы буыннар китап укып үссә, хәзерге яшүсмерләр мәгълүматны компьютер, телевизордан гына ала. Тормышыбызны алардан башка күз алдына китерү дә кыен. Тик компьютерның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе бары тик үзебездән генә тора. Сер түгел, бүгенге балалар компьютер уеннары, заманча мультфильмнар белән бик күп мавыга. Психологлар һәм табиблар...
-
"Газетаны ничек тоту түгел, анда нәрсә язылганы мөһим", – ди Яхшыбайдан кечкенә Камилә
1 апрельгә игълан иткән фотоконкурска килгән хатлар буенча шундый нәтиҗә ясарга була: Сарман районында балалар да газетаны йотлыгып укыйлар. Менә Яхшыбайдан 2 яшьтә 3 айлык Камилә Сираева да "Сарман"ны гаиләсендә беренче булып укый, шул ук вакытта уйнарга да онытмый.
-
Нөркәйдә "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең беренче зона этабы үтте
2014 ел - Мәдәният елы уңаеннан "Җырлы балачак илендә" дип аталган V район җыр бәйгесе уздырылды. Анда 4 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар катнашты. Беренче зона этабы Нөркәй авылы мәдәният йортында узды. Анда Шәрләрәмә, Карашай Саклау, Юлтимер, Чураш, Сөлек, Алга, Өчөйле Саклау, Сарысаз Тәкермән, Саклаубаш, Иске Имән, Азалак авылларыннан балалар...
-
Сарайлыда Наил Мөхәмәтов истәлегенә гер күтәрү турниры үтте
15 мартта Сарайлы авылы мәдәният йорты гөрләп торды. Анда Наил Мөхәмәтов истәлегенә VIII гер күтәрү турниры узды. Ул Сарман районы укучылары Спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Барлыгы 17 командадан 99 спортчы катнашты. Турнирның тарихына күз салсак, әтиебез Наил Мөхәмәтов үз вакытында көрәш һәм гер күтәрү буенча бик күп Сабантуйлар батыры булган. Шуны...