11 март 2014 яңалыклары
-
15-16 март көннәрендә сарманлыларны "ТНВ-Татарстан" телеканалыннан күреп булачак
Бүген без "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашкан яшь башкаручыларның иң уңганнары 5 мартта Зәй шәһәрендә узган гала-концертта катнаштылар дип язган идек. Анда Сарман районы "йолдызчыклары" да катнаштылар. Безнекеләр чыгыш ясаган гала-концертның видеоверсиясен 15-16 март көннәрендә 13:00 сәгатьтә "ТНВ-Татарстан" телеканалыннан карап була.
-
Леонтий Колесник Җәлил боксының тарихында беренче тапкыр махсус приз белән бүләкләнде
6-9 март көннәрендә Казан шәһәрендә 1996-1997 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Өлкәннәрнең шлемсыз бокслашуы турнир белән кызыксынуны көчәйтте. Ярышларда 175 спортчы катнашты, иң өлкәненә 42 яшь иде. Икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Леонтий Колесник 56 килограммга кадәр авырлыкта катнашып, өч бокс сугышында җиңде....
-
Сарман районы яшь башкаручылары "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар
4-5 март көннәрендә Зәй шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" 14 нче ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры үтте. Анда Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнарыннан меңгә якын яшь башкаручылар ике көн дәвамында вокал, бию, нәфис сүз жанрларында көч сынаштылар. Иң уңганнары 5 мартта узган гала-концертта катнаштылар. Фестиваль турында тулырак язманы...
-
Күтәмәле мәктәбендә балаларның табигый сәләтләрен ачу һәм үстерү эшләре алып барыла
Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы балаларның табигый сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Быелгы уку елында моның өчен мөмкинлекләр дә ачылды: атнага тугыз сәгать өстәмә белем бирү дәресләре үткәрелә. Аларда балалар белән укытучы Венера Хөсәенова шөгыльләнә. Ул укучыларга бию, чигү, кул эшләре, кәгазьдән, камырдан,...
-
Сарман районында авыл хуҗалыгы техникаларына техник караулар башлана
14 марттан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, оешма-учреждениеләрдә булган техникаларга техник караулар башлана. Быел аларны үткәрүдә үзгәрешләр бар. Алар белән газетабызның 12 март санында таныша аласыз. Без сезгә техник карауларның графигын тәкъдим итәбез.
-
Күтәмәледә 8 Мартка багышланган бәйрәм күңелле үтте
Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Килгән кунакларга укыту эшләре буенча директор урынбасары Нурия Арсланова хәзерләгән, мәктәптә балалары белем алучы гаиләләрнең тормыш сәхифәләреннән төзелгән "Аналарның көләч йөзен күрсәм, сабый бала сыман куанам" исемле презентация күрсәтелде. Бәйрәмдә әниләр адресына бик күп тәбрикләү һәм...
-
Аракы алу сарманлыларның "кесәсенә сугачак"
Исерткеч эчемлекләр яратучылар өчен 11 мартта чираттагы "начар хәбәр" булды - аракы, коньяк һәм бренди бәяләре артты. Бүгеннән аракының ярты литрлы шешәсе өчен минималь бәя 199 сум булачак. 1 августтан ул бәя 220 сумга кадәр күтәреләчәк. Коньяк бәясе бүгеннән 322 сум тәшкил итә, бренди 293 сум тора.
-
Җәлил егете Ринат Дәүләтшин Сочида Олимпиадада булып кайтты
Сочидагы кышкы Олимпия уеннары-2014 тәмамлануга шактый вакыт узса да, аның турында тәэсирләр белән уртаклашырга теләүчеләр саны кимеми. Икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Җәлилгимназиясендә укучы Ринат Дәүләтшин Олимпиадага "Бүген - тамашачылар, иртәгә - җиңүчеләр!" ("Сегодня - зрители, завтра - победители!") конкурсында җиңүче буларак барды. Ул безгә конкурс һәм...