5 март 2014 яңалыклары
-
Сарман мәдәният йортында ике көн дәвамында дискотека булачак
7-8 март көннәрендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният йортында дискотека узачак. Башлану вакыты - 20:00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Саклаубаш мәктәбе укытучысы Ләйсән Фәррахетдинова ризыкларына авылдашлары югары бәя бирәләр
Саклаубаш урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшләүче Ләйсән Фәррахетдинова төрле тәмле әйберләр пешерергә ярата. "Ул пешергән чәкчәкләр, тортлар һәм башка ризыклар телеңне йотарлык", - диләр хезмәттәшләре аның хакында. Газета укучыларга ул "Дамские пальчики" тортын тәкъдим итә: - 100 грамм ак майны 1 стакан суда эретәбез, чеметеп тоз салабыз, болгатабыз,...
-
Сарманда Халыкара хатын-кызлар көненә күргәзмәләр эшли башлады
Шушы көннәрдә үзәк китапханәдә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә "Бәйрәм белән, сине кыз туганым!", "Җиһанның асыл затлары" дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшли башлады. Күргәзмәләр 10 мартка кадәр эшлиячәк.
-
Кәүҗияк авылы килене Лилия Гаязованың тортлары – телеңне йотарлык
Лилия Гаязова - тумышы белән Сарман авылыннан. Моннан ике ел элек Кәүҗияк авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Айнур белән ике бала үстерәләр. Аерым йорт сатып алып, башка чыкканнар. Лилия Кәүҗияк авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Мәктәп укучылары өчен хореография түгәрәге оештырып җибәргән. Балалар анда теләп шөгыльләнә. Тиздән...
-
Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитетына секретарь кирәк
Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты муниципаль хезмәтнең вакантлы урынына - Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре вазифасына конкурс игълан итә. Квалификацион таләпләр: югары һөнәри белем, белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы. Документлар, әлеге игълан газетада басылганнан соң, 20 көн дәвамында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Шәрләрәмә авылы, Мәктәп урамы,...
-
Сарманда "Назлы язда сезнең көн" дигән концерт узачак
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 6 мартта район мәдәният йортында "Назлы язда сезнең көн" дип исемләнгән үзешчәннәр концерты була. Ул 19:00 сәгатьтә башлана.