25 февраль 2014 яңалыклары
-
Сарман районында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу узды
Сарман районына эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Казан дәүләт аграр университетының механизация һәм техник сервис Институты директоры Сергей Яхин, Казан дәүләт ветеринар медицинасы академиясе ректоры ярдәмчесе Булат Камалов, Казан дәүләт аграр университетының агробизнеста машиналар һәм оборудование кафедрасы ассистенты Илдар Кашапов килделәр....
-
Сарманда сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең йомгаклау конференциясе узды
Узган атнада район мәдәният йортында Сарман районы сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең йомгаклау конференциясе булды. Сарман үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ирек Билалов хастаханәнең 2013 ел барышында эше белән таныштырды һәм 2014 елга бурычлар куйды. Конференциядә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, баш табибның дәвалау өлкәсендә урынбасары Лилия Бектемирова, Җәлил хастаханәсенең баш...
-
Кәүҗияктә "Ак Барс" белән "Бөркетләр" ярыштылар
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныфтан тыш чаралар еш үткәрелә. Спорт һәм хәрби-патриотик тәрбияләү ае дип игълан ителгән февральда да алар дәвам итәләр. "Мәктәпнең барлык укучыларын да ике командага бүлделәр: берсе - "Ак Барс", икенчесе "Бөркетләр" дип аталды. Ике команда да стена газеталары чыгардылар. Физкультура укытучысы Әзһәр абый Даутов...
-
Иске Имәндә "знатоклар" көч сынаштылар
22 февральда Иске Имән авылы клубында, Ватан сакчылары көненә багышлап, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" ("Что? Где? Когда?") уены үткәрелде. Анда авыл егетләреннән төзелгән ике команда көч сынашты. Уен тигез исәп белән тәмамланды.
-
Ләшәү Тамакта "Без дә кидек солдат шинелен" дигән концерт-очрашу үтте
Халыкны хәрби-патриотик тәрбияләү ункөнлеге уңаеннан Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Без дә кидек солдат шинелен" дип исемләнгән концерт-очрашу узды. Аны мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина оештырды. Очрашуга Советлар Союзы вакытында армиядә булган авыл халкы килде. Разин Сәхбетдинов, Фәнүс һәм Фәрит Гарифуллиннар, Илгиз Яхин, Миннефалих Әгъләмов, Рашат...
-
Җәлил көннәре дәвам итә
"Җәлилнефть" идарәсенең Хезмәт Даны музеенда Җәлил көннәре дәвам итә. 21 февраль көнне әлеге чара кысаларында биредә бистәнең беренче мәктәбе укучылары белән очрашу булды. Алар Муса Җәлил һәм башка заллар белән таныштылар, "Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын беләсеңме?" дигән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Музейда шулай ук бистәнең башка мәктәпләрендә укучылар,...
-
Җәлил егетләре бокс турнирында беренче урыннарны гына алдылар
Узган атнада Казан шәһәрендә 2000-2001 елгы егетләр арасында бокс буенча Республика Беренчелеге үтте. Анда Сарман районы икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче боксчылар да катнаштылар. 59 килограммга кадәр авырлыкта Җәлил бистәсеннән Денис Илюхин беренче урынны алды. Шулай ук Җәлилдән булган Илнар Хәйдәров 62 килограммга кадәр авырлыкта җиңде. Сарманнан...