24 февраль 2014 яңалыклары
-
"Олимпиададан кайтасы да килми", – ди Сарман кызы – волонтер Венера Хисаметдинова
Менә Сочидагы кышкы Олимпия уеннары да тәмамландылар. Россия җыелма командасы медаль зачетында, Норвегиядән зур аерма белән, беренче урынны алды. Барлыгы безнекеләр 33 медальгә ия булдылар: 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бакыр. Гомуми зачетта да, алтын медальләр буенча да Россиялеләргә тиңнәр булмады. Шулай итеп, 1976 елгы Австриянең Инсбрук шәһәрендәге кышкы...
-
Сарман районы гармунчыларга бай
Сезгә нинди көй кирәк? Әлбәттә инде татар моңы, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алырдай чын безнеңчә, милли көй кирәк. Борынгы заманнардан ук татар халкы үзенчәлекле моңы, төрле уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган.Тарихка күз салсак, Оренбург, Әстерхан татарлары этнографлары, сәяхәтчеләре 1860 елларда ук гармунның татар авылларына хас музыка уен...
-
Сарманда Именинник көне үтте
21 февральда район балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче Рузәл һәм Динар өчен Именинник көне оештырдылар. Аларның туган көннәре иде. Клоун ролендә әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Минниярова чыгыш ясады. Барлык балаларга да бүләкләр таратылды, Рузәл һәм Динар өчен сюрприз әзерләнгән иде.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "8 Мартка нинди бүләк алыр идең?" дигән конкурс игълан итә
Хөрмәтле хатын-кызлар! 8 Март бәйрәме алдыннан без чираттагы конкурсыбызны игълан итәргә булдык. Ул "8 Мартка нинди бүләк алыр идең?" дип аталачак. Конкурста катнашырга әниләрне, әбиләрне, сеңелләрне, апаларны, кызларны чакырабыз. Анда катнашу бик җиңел: "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә шушы яңалык астында комментарийларда бүләкнең исемен калдырырга кирәк. Җиңүче комментарийга калдырган "лайк"лар...
-
Саклаубашта волейбол ярышлары үтте
Саклаубаш авыл җирлегендә Ватан сакчылары көненә багышланган волейбол ярышлары үтте. Уеннарда Саклаубаш, Кәүҗияк, Нөркәй, Иске Имән командалары катнаштылар. Шулай ук укыгыз: Мортыштамак авылы командасы Каташ Каранда волейбол ярышларында җиңде
-
Мортыштамак мәктәбендә "Иң яхшы әйдәман" конкурсы үтте
21 февральда Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Иң яхшы әйдәман" конкурсы узды. Анда районнан 17 мәктәп катнашты. Бердәнбер әйдәман егет Сарман гимназиясеннән Руслан Самсонов булды. Иң яшь әйдәман Җәлилнең беренче санлы мәктәбеннән иде. Сарман гимназиясе психологы Винера Галәлиева тренинг үткәргән вакытта әйдәманнар үзләренең визит карточкаларын ясадылар, бер-берсе белән таныштылар....
-
Сарман районында табигать үзенең "хикмәтләрен" күрсәтә
Бер-ике көн суыктан соң җылытты дисәк, дөрес булмас. Хәзер районда күз ачыргысыз буран "котыра". Кем ничек уйлыйдыр, тик коры суык үтәли җилгә караганда чагыштырмача яхшырак. Ә безгә мондый һава торышына күнегергә кирәк: гадәттә февраль ахыры-март башы мондый "хикмәтләргә" бай була. Шулай ук укыгыз: Сарманда тагын суыта