САРМАН
  • Рус Тат
  • 19 февраль 2014 яңалыклары

    • 19 февраль 2014 - 12:16
      Кәүҗияктә яшәүче Әнәс абый кызы Алсуның бар теләкләрен дә үти
      Алсу Газизова 1997 елда Кәүҗияк авылында ике малайдан соң гаиләдә көтеп алынган кыз булып дөньяга килгән. Бүгенге көндә Яр Чаллы медицина көллиятенең фармация бүлегендә белем ала. Әтисе Әнәс "Сарман" агрофирмасында эшли. Алсуны барысы да кечкенәдән "әтисе кызы" дип йөртәләр икән. Әнәс абый кызының бөтен теләкләрен дә үти: кая теләсә -...
    • 19 февраль 2014 - 11:13
      Сарманда "Шәп егет" бәйгесе үтәчәк
      24 февральда район мәдәният йортында балалар арасында "Шәп егет" район бәйгесе уздырыла. Башлану вакыты - 18:00 сәгать. Рәхим итегез!
    • 19 февраль 2014 - 10:10
      Азнакай-Дүсем юлында ике машина бәрелеште
      18 февральда 14:10 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юлының 37 километрында ВАЗ-111730 автомобиле йөртүчесе "Узу тыела" ("Обгон запрещен") дигән знак зонасында чикләнгән күренүчәнлек булган юлда, каршы як юлга чыгып, алдыннан барган машинаны уза һәм Chevrolet Klan автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-111730 автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиры төрле җәрәхәтләр белән "Татнефть" җәмгыятенең Әлмәт...
    • 19 февраль 2014 - 09:27
      Сарманлылар Мәскәүдә дә, Сочида да мөһим роль уйныйлар
      Сочи-2014 Ма­рат Сә­ла­хов: - Мин Со­чи­га чаң­гы юл­ла­рын­да трас­са са­лу­чы бу­ла­рак кил­дем, без­не судь­я­лар дип йөр­тә­ләр. Та­тарс­тан­нан ан­дый­лар без - би­шәү. Мон­да ки­лү мөм­кин­ле­ге чы­гу­га мин бик шат: үзем дә олы чаң­гы юл­ла­рын­да шө­гыль­ләнә алам, якын­нан ярыш­лар­ны кү­зә­тәм. Буш ва­кыт­лар­да би­ат­лон ка­рыйм. Бар­лык чаң­гы "йол­дыз­ла­рын" күр­дем - тәэ­сир-ки­че­реш­лә­рем оны­тыл­мас­лык бул­ды....
    • 19 февраль 2014 - 05:30
      Сарман гимназиясендә укучы Гүзәл Лотфиева әтисе Рамилгә чиксез рәхмәтле
      Сарман гимназиясенең икенче сыйныфында белем алучы Гүзәл Лотфиева гел "бишле" билгеләренә генә укый, сәнгать мәктәбе вокал бүлегенә йөри, бик күп конкурсларда катнашып, җиңә. "Бу - минем әтиемнең зур тырышлыгы нәтиҗәсе", - ди Гүзәл. Кыз әтисе Рамилгә чиксез рәхмәтле: Әгәр сиңа бик тә якын Кем ул? - дисәгез, Ул була минем...
    Реклама