18 февраль 2014 яңалыклары
-
Иске Минзәләбашта юл һәлакәте булды
18 февральда 16:40 сәгатьтә Иске Минзәләбаш авылында ВАЗ-211440 автомобиле йөртүчесе чикләнгән күренүчәнлек булган юлда, каршы як юлга чыгып, алдыннан барган машинаны уза һәм Nissan Primera автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә чит ил машинасы пассажиры күкрәк читлеге җәрәхәте белән Җәлил хастаханәсенә озатыла.
-
Җәлил икенче санлы урта мәктәбе укытучысы юллаган мәкалә гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы булды
Бу елның февраль ае башында Белем.ру порталы Татнетны үстерү фонды һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры белән берлектә "Айның иң яхшы электрон белем-тәрбия ресурсы" дип исемләнгән бәйге-акция үткәрү традициясен башлап җибәргән иде. Әлеге акция кысаларында кулланучылардан килгән файдалы белем бирү ресурслары тикшерү узып порталга урнаштырылалар, ә кулланучылар, тавыш биреп...
-
Саклаубашта авыл җирлеге башлыгы призына волейбол ярышлары үтәчәк
23 февральда 10:00 сәгатьтә Саклаубаш мәктәбе спорт залында да авыл җирлеге башлыгы призына волейбол ярышлары үтәчәк. Ярышларга рәхим итегез! Шулай ук укыгыз: Каташ Каранда волейбол ярышлары узачак
-
Сарманга Коммунистлар партиясенең Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков килде
18 февральда "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков сарманлылар белән очрашты. Ул кыскача Коммунистлар партиясенең эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Ул шулай ук аграр көллияттә, идарәче компаниядә, музейда һәм башка объектларда булды.
-
Сарманда яшәүче Гүзәл, Илназ һәм Камил әти-әнисен тигез күрәләр
Сарманда яшәүче Нәфис һәм Ләйсән Фазуллиннарның өч баласы бар: Гүзәл, Илназ һәм Камил. Нәфис әтиебез - безнең кадерлебез! Әти, әти, синнән башка тагын кем бар шундый бәгырьле? Кояш сыман әнкәй берәү булса, Син дә безгә шулай кадерле!" - диләр аның турында балалары.
-
Каташ Каранда волейбол ярышлары узачак
23 февральда Каташ Каран мәдәният йортында Радик Баязитов истәлегенә волейбол ярышлары уздырыла. Алар 9:00 сәгатьтә башлана. Уеннарда катнашырга, җан атарга көтеп калабыз.
-
Җәлилдә яшәүче Арслановлар гаиләсе уллары Ильясны күз карасыдай саклыйлар
Җәлил бистәсендә яшәүче Илдар һәм Чулпан Арслановлар бик матур һәм шук малай үстерәләр. Аның исеме - Ильяс. Сезнең игътибарга фотолар тәкъдим итәбез.
-
Җәлил бистәсе кызлары татар теле буенча олимпиадада призер исемнәре алдылар
Икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Ләйсән Әхмәдишина (укытучысы - Ландыш Шәйдуллина) һәм Җәлил гимназиясенең унынчы сыйныф укучысы Гүзәл Усманова (укытучысы - Резедә Исхакова) татар теле буенча булган олимпиаданың республика этабында призер исемнәренә лаек булдылар.
-
Әлмәт татар дәүләт драма театры Морбашка һәм Сарманга киләчәк
Март аенда Әлмәт татар дәүләт драма театры оешуга 70 ел тула. Театр Казан шәһәрендә юбилей гастрольләрен уздырды, бу көннәрдә республика районнарында чыгыш ясый. Бу театрда Сарман районы егетләре дә эшли. Эдуард Латыйпов, Нәфис Габдрахманов, Раушан Мөхәммәтҗанов бүген инде театрда үзләренең урынын тапкан талантлы артистлар. Бу айда Әлмәт татар дәүләт драма...
-
Әлмәт авылыннан Данияр Газизов балалары белән ял итүне кулай күрә
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" игълан иткән "Әти белән бергә" фотоконкурсына заявкалар килеп тора. Мәсәлән, Әлмәт авылында яшәүче Диназ Газизов әтисе Данияр һәм сеңлесе Лениза белән бергә ял иткәндә төшкән фотосын җибәргән.