17 февраль 2014 яңалыклары
-
Азалак авыл җирлегендә семинар-киңәшмә һәм халык җыены узды
17 февральдә Азалак авыл җирлегендә авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты әгъзасы Генар Газизов, Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе...
-
Иске Минзәләбашта "Сөюләрсез тормыш – буш мәгарә!" дигән кичә үтте
Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышланган "Сөюләрсез тормыш - буш мәгарә!" дип исемләнгән әңгәмә-кичә уздырылды. Кичәгә дүрт балалары булган Айдар һәм Гүзәл Гыйниятуллиннар гаиләсе чакырылды. Яшьләр авылның тәртипле, уңган, булган гаиләсе белән якыннан танышып, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, гаиләдә булган төрле кызыклы вакыйгалар белән таныштылар. Гаилә башлыгы Айдар:...
-
Сарманда яшәүче Илнур Зиятдинов – аеруча бәхетле кеше
Кадерле дуслар! Исегезгә төшерәбез, "Әти белән бергә" фотоконкурсы дәвам итә. Безнең чираттагы катнашучыларыбыз - Сарманнан Илнур һәм Земфира Зиятдиновлар гаиләсе. Илнур аеруча бәхетле кеше: хатыны аңа Гүзәл, Ләйлә һәм Айзилә исемле кызлар бүләк иткән.
-
Иске Кәшер авылында яшәүче Илүсә Аитовага ярдәм кирәк
Ун яшьлек Илүсә Аитовада - хроник пиелонефрит авыруы. Ул елга дүрт тапкыр Республика Балалар Клиник хастаханәсендә дәвалау курслары үтә, дәвалануны өйдә дәвам итә. Табиблар тулысынча терелүне дәвалануны өзмәгән очракта гына мөмкин диләр. Ә кирәкле дарулар бик кыйммәт, Илүсәнең әти-әнисенең аларны алырга акчалары җитми. Гаилә Иске Кәшер авылында яши, әтиле-әниле Аитовлар...
-
Сарман районы фермерлары югары сортлы сөт тапшыралар
Түбән Кама сөт комбинатының Сарман сөт кабул итү пунктына "Җәлил" агрофирмасыннан, фермерлардан һәм шәхси хуҗалыклардан көн саен 11-12 тонна сөт килә. Январь аенда 333,5 тонна сөт кабул ителде. Шуның 263 тоннасы агрофирманыкы һәм аның 125,5 тоннасы югары сортлы булды. Фермерлар Вәлиев, Закиров, Кустовский да сөтне югары сортлы итеп тапшыралар. Алардан...
-
Сарманнан Алинә һәм Рания әтиләре Рәдистән үрнәк алалар
Сарманда яшәүче Рәдис Миңнуллин спортны бик ярата. Кызлары Алинә һәм Рания белән ул кышын чаңгыда, тимераякта шуа, җәен велосипедта йөри. Кызлары аннан үрнәк алалар, әтиләренә шигырьләр багышлыйлар: Гаиләбез гоурлыгы Син, әтиебез. Сиңа бәхетләр, шатлыклар Бик күп телибез. Минем әтием - Иң уңган әти! Һөнәрләре күп - Бик булган әти!
-
Сарманда яшәүче Лиана белән Динар әтиләре Ленар белән фотога төшәргә яраталар
Лиана Габдрахмановага дүрт яшь. Ул "Кояшкай" балалар бакчасына йөри. Аның ун яшьлек абыйсы Динар Сарман урта мәктәбенең дүртенче сыйныфында белем ала. Балалар әтиләре Ленарны бик яраталар һәм аның белән еш фотоларга төшәләр. Сез моңа үзегез дә ышана аласыз.
-
Сарманлылар Ватан сакчылары көне уңаеннан өстәмә ял итмиләр
23 февраль - Ватан сакчылары көне якшәмбегә туры килә. Шул уңайдан ял башка көнгә күчә дип көтсәгез, сезне күңелсезләндерергә мәҗбүрбез: Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аны 2014 елның 3 ноябренә күчерде.
-
Сарманлылар игелеклелек күрсәтәләр
Бөтендөнья игелеклелек көне - халыкара хәйрия җәмгыятенең күптән түгел чыккан инициативаларының берсе. Ул гомумдөнья мәгънәгә ия һәм гражданлык, милләт, диннән тыш билгеләп үтелә. Россиядә бу бәйрәм әле киң таралмаган. Оештыручылар сүзе буенча, бу көнне бар әйбергә карата да игелеклелек күрсәтергә тырышырга кирәк. Игелеклелек эшләп, сез аның өчен рәхмәт сүзе көтеп...