15 февраль 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулуын билгеләп үттеләр
14 февральда 11:00 сәгатьтә Җәлил бистәсендә Муса Җәлил һәйкәле янында Мәдәният герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулуга багышланган митинг үтте. Митингта бистә администрациясе хезмәткәрләре, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, башка оешма вәкилләре, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр катнаштылар.
-
Сарманга Һиндстаннан кунаклар килде
"Мәдәният елы" кысаларында Яр Чаллы шәһәренең "КамАЗ" мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Натья Прия" ( "Natya Priya") һинд классик җыр һәм бию ансамбле Сарман урта мәктәбендә кунакта булды. Ун еллап элек оешкан ансамбль, төрле районнарга чыгып, яшьләр арасында сәнгатькә, музыкага мәхәббәт тәрбияләү максаты белән чыгыш ясап йөриләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар...
-
Сарман урта мәктәбендә "Әлифба" бәйрәме үтте
Беренче "А" сыйныфында укучылар бүген "Әлифба" бәйрәмен үткәрделәр. "Барлык укучылар да хәреф таный, саный, укый белә. Рәхмәт әти-әниләргә. Бу - безнең барыбызның да уртак тырышлыгы", - дип, сөенечен белдерде сыйныф җитәкчесе Әлфинур Александрова. Укучылар бәйрәмгә матур җырлар һәм биюләр, кызыклы шигырьләр әзерләгәннәр. Кунакка "Әлифба", "Әдәби уку", Кызыл калфак та килгән...
-
Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин Мортыштамакка да килеп китте
Мортыштамак авылында Әфганстаннан хәрби гаскәрләрне чыгаруга 25 ел булу уңаеннан "Әфганстанның утлы еллары" исемле очрашу-кичә үтте. Бу очрашуга отставкадагы полковник Рафаэль Газизуллин да килгән иде. Ул үзенең хәтирәләре, уй-кичерешләре белән уртаклашты. Кичәне әзерләүдә , үткәрүдә мәктәп коллективы һәм авыл китапханәчесе Миләүшә Җәлилова актив катнашты. Шулай ук укыгыз: Александровкада Әфган сугышы...
-
Сарманда Әфган сугышы тәмамлануга 25 ел тулуны билгеләп үттеләр
15 февральда Сарманда Әфган сугышы тәмамлануга 25 ел тулу уңаеннан зур чара үткәрелде. Әфган сугышы ветераннары, бу сугышта батырларча һәлак булган җиде райондашыбызның якыннары һәм башкалар иң элек якташларыбызның каберләрендә булдылар, веноклар салдылар.. Соңыннан чара район үзәгендә яуларда башларын салган якташларыбыз истәлегенә салынган мемориалда дәвам итте. Район башлыгы Нәфис Закиров...