14 февраль 2014 яңалыклары
-
Иске Михайловка авылы янында өч машина юл кырына төшкән
Соңгы көннәрдә кинәт җылыту сәбәпле, юлларда бозлавык барлыкка килде. Бу юл хәрәкәтендә төрле хәлләргә китереп чыгара. Мәсәлән, Әлмәт-Җәлил юлында (Иске Михайловка авылы янында) бер рейс автобусы һәм ике КамАЗ машинасы юл кырына төшә. Соңгы хәбәрләр буенча, зыян күрүчеләр юк, кешеләр, башка машина чакыртылып, кирәкле җирләренә озатылалар. Фотодан күренгәнчә, юлга ком...
-
Җәлил-Сарман юлында өч машина бәрелеште
14 февральда 12:00 сәгатьтә Җәлил-Сарман юлының 16 километрында ВАЗ-21144 автомобиле йөртүчесе "Узу тыела" ("Обгон запрещен") дигән знак зонасында чикләнгән күренүчәнлек булган юлда, каршы як юлга чыгып, алдыннан барган машинаны уза һәм ГАЗ-320232 белән ВАЗ-21144 автомобильләренә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике ВАЗ-21144 автомобильләре йөртүчеләре дә авыр тән җәрәхәтләре белән "Татнефть" җәмгыятенең...
-
Александровкада Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин белән очрашу узды
Александровка авыл китапхәнәсе мәктәп белән берлектә отставкадагы полковник Рафаэль Газизуллин белән очрашу уздырды. Әфганстан җирендә сугыш тәмамланганга инде 25 ел вакыт узды. 15 меңгә якын егет анда башын салды, ә күпмесе төзәлә алмаслык күңел җәрәхәте алды. Рафаэль Газизуллин да 1981 елның декабреннән 1983 елның 4 ноябренә кадәр Әфганстанда үзенең интернациональ...
-
Сарман районы командасы "Татарстан өметләре" ярышында икенче урын алды
Узган атнада Яшел Үзән шәһәрендә Халыкара класс дәрәҗәсендәге спорт мастеры Евгений Белов призларына "Татарстан өметләре" ("Надежды Татарстана") дип аталган Ачык Республика чаңгы ярышлары үтте. Анда 2000-2001, 2002 елдан да яшьрәк егетләр һәм кызлар катнаштылар. Безнең районнан ярышларда Айнур Ногманов, Артур Исхаков (Җәлил гимназиясе), Салават Хәсәншин (икенче санлы Җәлил мәктәбе), Эльмир...
-
Сарманда "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды
Район мәдәният йортында урнашкан ЗАГС бүлегенең гражданлык актларын тантаналы теркәү залында "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" уздырган "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә иң матур теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сарманда Гашыйклар көнендә бер пар язылышты: Сарман егете Рамил Хаҗиев белән Сарайлы кызы Нурания Зарипова мәхәббәтләрен...
-
Җәлилнең алтынчы санлы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды
Җәлил бистәсенең алтынчы санлы балалар бакчасында ата-аналар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ачык чара үткәрелде. Ул "Правила дорожного движения нужно знать без промедления!" дип аталды. Өлкән группа балалары һәм аларның ата-аналары барлык конкурсларда да кызыксынып катнаштылар: самокатларда йөрделәр, кроссвордлар чиштеләр, пазллар җыйдылар, знаклар эзләделәр. Ата-аналар өчен "Гонка за лидером"...
-
Сарманда "Әфганстан – йөрәк ярам" чарасы узды
14 февральда Сарман сәнгать мәктәбендә район үзәк балалар китапханәсе "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән чара үткәрде. Иң элек Республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов "Батырлык урыны - Әфганстан" республика конкурсында актив катнашкан балаларны бүләкләде. Әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Минниярова Әфган сугышы турында сөйләде....
-
Сарманлылар Гашыйклар көнен кинотеатрда үткәрә алалар
14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан "Сарман" кинотеатрында ял кичәсе (дискәтүк) үткәрелә. Программада: төрле кызыклы уеннар, призлар. Шулай ук 3D форматында кинофильмнар, мультфильмнар күрсәтелә. Бар эшләячәк. Рәхим итегез!
-
Сарманда яшәүче Азат белән Азалия Таеповлар әтиләре Алмазга шигырь багышлаганнар
Без "Әти белән бергә" дип аталган фотоконкурс ачыла дип игълан иткән идек. Беренче катнашучыларыбыз - Сарманнан Азат белән Азалия Таеповлар һәм аларның әтиләре Алмаз. Балалар әтиләрен бик яраталар, аңа багышлап шигырьләр дә язалар: Безнең әтине эшендә "Универсаль" ул, диләр. Аның кулыннан килмәгән Юктыр бер эш тә, диләр Әти өйгә кайтып...
-
Фотоконкурста катнашкан сарманлылар өчен сюрпризлар бетмәде әле
Җиңүче Динар һәм Рәйлә Гыйләҗевләр гаиләсеннән кала, без "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" фотоконкурсында катнашкан тагын өч үзенчәлекле гаиләне билгеләп үтәргә булдык. Алар арасыннан ике гаилә өчен бүгенге көн - истәлекле. Җәлилдә яшәүче Айдар һәм Альбина Котлыевлар Гашыйклар көнендә никахлашканнар, ә Сарманда яшәүче Рәмис һәм Алия Мөхетдиновлар шушы матур бәйрәм көнендә танышканнар....
-
Ләке авылында ике пенсионер туңып үлгән
Өлкән яшьтәге ир белән хатын урамда алты көнләп күренмәгәч, аларның күршеләре борчыла башлыйлар. Гәүдәләрен тапкач, ачыклана: алар инде берничә көн элек үлгән булып чыгалар. Беренчел мәгълүматларга караганда, алар йокы вакытында үлгәннәр. Кызу булу сәбәпле, пенсионерлар җылытуны сүндергәннәр дигән фараз бар. Әлеге фаҗига буенча тикшерү бара.