12 февраль 2014 яңалыклары
-
Рангазарда Хәйдәр абый белән Җәмилә апа Хәсәновлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр
Сарман районы Рангазар авылында яшәүче Хәйдәр абый белән Җәмилә апа Хәсәновлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Алар Кемерово өлкәсе Киселев шәһәрендә шахтада эшләгәндә танышалар. 1954 елның 7 февраленда тормыш юлларын бергә башлап җибәрәләр. Бәхетле пар 60 ел бергә яшәү дәверендә өч баһадир егет тәрбияләп үстерәләр. Икесе Чаллыда, берсе Чиләбедә үз гаиләләре...
-
Иске Минзәләбашта Изаил абый белән Лиза апа Зиннәтуллиннар моннан 53 ел элек танышканнар
Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында Лиза апа белән Изаил абый Зиннәтуллиннарны белмәгән кеше юктыр. Аларның фикеренчә, хатын-кызның сабырлыгы күп нәрсәне хәл итә. "Әгәр ирең: "Кораб коры җирдә дә йөзә", - дип әйтсә, син "әйе" дияргә тиеш. Бергә озын гомер итүнең сере шулдыр...", - ди Лиза апа. "Лизаил мәхәббәте" турында тулырак...
-
Сарманда "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән конкурс башланды
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм Сарман район балалар китапханәсе тарафыннан Мәдәният елы уңаеннан 2014 елның юбиляр язучылары Галиәскар Камал, Фатих Кәрим, Роза Хафизова, Әмирхан Еники, Энҗе Мөэминова, Зиннур Мансуров, Габдерәхим Утыз Имәни, Шамил Рәкыйпов, Мөсәгыйть Мостафин, Рәшит Бәшәр, Нур Гайсин, Дәрдмәнд (Закир Рәмиев), Муса Акъегет, Ризаэтдин Фахретдин, Шәриф Камал, Фәнзаман Баттал,...
-
Азалак мәктәбендә Дәхирә Мөбәрәкшина белән очрашу узды
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Батырлык дәресе" үткәрелде. Аны Гүзәл Кәримова алып барды. Дәрес кысаларында 5, 8 сыйныф укучылары хезмәт һәм тыл ветераны Дәхирә апа Мөбәрәкшина белән очраштылар.
-
"Иң матур игезәкләр" конкурсында җиңүчеләр редакциядә кунакта булып киттеләр
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" тарафыннан уздырылган "Иң матур игезәкләр" конкурсында җиңгән Салават һәм Рамазан Яхиннар, Эльмира һәм Эльвира Вәлиевалар, Эльвира һәм Эльмира Сафиуллиналар безнең редакциядә кунакта булып киттеләр. Алар барысы да конкурсны бик ошатканнар, канәгать калганнар. "Әлеге конкурс туганнарның, дусларның бердәмлеген күрсәтте. Тавыш бирүдә хәтта күрше республикалар да катнаштылар", - ди...
-
Җәлил гимназиясе укучысы "Альтернатив чыршы" конкурсында өченче урын алды
Җәлил гимназиясе укучысы Ильвина Мөгыйнова "Альтернатив чыршы" дип аталган республика конкурсында катнашып, өченче урынны яулады (җитәкчеләре - Әлфия Шәйхетдинова һәм Ринат Дәүләтов). Җиңүчеләрне бүләкләү "Казан Кремле" дип аталган музей-заповедникның Татарстан табигый музеенда узды.