10 февраль 2014 яңалыклары
-
Сарман районында игълан ителгән фотоконкурс ахырына якынлаша
11 февральдан "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" фотоконкурсында тавыш бирү башланачак. Катнашучылар саны шактый булу сәбәпле, тавыш бирү ике төркемдә барачак. Иң күп тавыш җыйган пар җиңүче дип игълан ителәчәк (ике төркем бергә саналачак). Фотоларыгыз һәм кыскача язмаларыгыз булса, җибәрергә ашыгыгыз - бүген соңгы көн.
-
Саклаубаш һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды
Сарман районында халык җыеннары дәвам итә. Аларның чираттагылары Саклаубаш һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә узды. Анда агрофирма җитәкчеләре 2013 ел эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясадылар. Шулай ук җыеннарда участок инспекторлары, җирлек башлыклары информацияләре тыңланды, алдынгылар бүләкләнде. Халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Шулай ук укыгыз: Сарман районында халык җыеннары...
-
Сарман районында Әфган сугышчыларын искә алачаклар
Билгеле булганча, 15 февральда Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгуына 25 ел була. Әлеге истәлекле вакыйгага төрле чаралар багышланган. 15 февральда 8:00 сәгатьтә Зур Нөркәй, Шыгай, Яңа Минзәләбаш, Колмәт, Үрнәк авылларында һәм Җәлил бистәсендә Әфган сугышында вафат булганнарның каберләренә веноклар кую узачак.
-
Сарман белән чиктәш район кызы Россия җыелма командасы җиңүенә өлеш кертте
Әлмәт шәһәре кызы Ольга Сосина Сочида узучы Олимпия уеннарында хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасы составында уйный. 21 яшьлек һөҗүмче Германия уенчылары капкасына ике алка кертте. Нәтиҗәдә Россия җыелма командасы 4:1 исәбе белән җиңү яулады.
-
Сарманда яшәүче Илнур һәм Ландыш Хәсәновларны да Янурыс клубы таныштыра
Сарман егете Илнур һәм Янурыс кызы Ландыш Янурыс клубында танышалар. Дүрт ел очрашканнан соң, алар гаилә коралар. Хәзерге көннәрдә ике бала үстерәләр: уллары Илнарга - өч, кызлары Алиягә бер яшь. Бәхетле гаилә Сарманда яши. Шулай ук укыгыз: Сарманда яшәүче Мәүлиевлар Янурыс клубында танышканнар
-
Сарманлылар өчен йөз матурлыгы гына әһәмиятле түгел
Тешләр кеше тормышында гаять әһәмиятле роль уйныйлар. Бу аларның саны, шулай ук сыйфаты ягыннан караганда да шулай. Белгечләр әйтүенчә, акуланың тешләре берничә рәт һәм алар берничә йөз булырга мөмкин. Шуның өстенә акуланың теше зарарланса яки тузса, аның урынында яңасы үсеп чыга. Табигать кешегә карата мондый ук юмарт түгел. Кешедә тешләр...
-
Сарман районында "Иң матур игезәкләр" конкурсының җиңүчеләре билгеләнде
Ике көн дәвамында барган тавыш бирү тәмамланды. Актив катнашкан район халкына рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгеннән тавышлар саналмаячаклар, танышыр өчен иртәгә кадәр нәтиҗәләр калдыралачак, аннары алыначак. Таыш бирү нәтиҗәсендә өч төркемдә җиңүче игезәк парлар билгеләнде. Беренче төркемдә җиңүне Салават һәм Рамазан Яхиннар яулады (1087 тавыш - 44,1 %). Икенче төркемдә җиңүчеләр -...