5 февраль 2014 яңалыклары
-
Сарман районы авылларында җитәкчеләр хисап тоталар
Авылларда халык җыеннары башланды. Бүген алар Кәүҗияк, Әлмәт, Шәрләрәмә, Карашай Саклау, Александровка, Рангазар авыл җирлекләрендә узды. Аларда район җитәкчелеге, оешма-учреждениеләре вәкилләре дә катнашты. Җыелышларда җирлек башлыклары, агрофирма директорлары отчетлары, участок инспекторлары информацияләре тыңланды. Халык үзен борчыган сорауларга җавап алды. Җыелышлар узган урыннарда кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде, үзешчәннәр концерт номерлары...
-
Яңа Әхмәт авылында Шәйхелмәрдән һәм Гөлүсә Ризатдиновлар илле ел бергә гомер кичерәләр
Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер итүче Шәйхелмәрдән Заман улы белән Гөлүсә Шакир кызы Ризатдиновлар моннан илле ел элек үзләренең гаиләләрен коралар. Шушы олуг юбилейлары белән аларны котларга район җитәкчеләре, кунаклар килде. Район башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды. Алар - гади авыл кешеләре. Тырыш крестьян гаиләсендә туып,...
-
Сарманлылар үз машиналарының тарихын белә алалар
Хәзерге я булачак автомобилегезнең тарихын ЮХИДИ сайтыннан белеп була. Моны белер өчен, тиешле җирдә VIN-номерын гына кертергә кирәк. ЮХИДИнең федераль сайтына кереп, онлайн-сервислар бүлегендә "Проверить ограничения" дигән сылтаманы сайлап, VIN-номерны кертергә кирәк. Бу процедура машина сатуда һәм сатып алуда шактый ярдәм күрсәтер дип көтелә. Әлеге моментта хезмәт тест режимында күрсәтелә....
-
Сарман районында халык җыеннары башланды
5 февральдан Сарман районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Алар өч юнәлештә - "Сарман", "Җәлил", "Нөркәй" агрофирмаларына кергән авылларда уза.
-
"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына 2014 елның икенче яртыеллыгына язылу бара
1 нче февральдән газета-журналларга, шул исәптән район газетасына, 2014 нче елның икенче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу башланды. Бәяләр әлегә искечә - аерым кешеләр өчен - 288 сум, оешмалар өчен - 297 сум. Газетага редакциягә килеп тә язылырга мөмкин. Ул чакта аның бәясе - 134 сум, һәм газетаны редакциядән килеп аласы...
-
Сарманда сәяхәт итәргә яратучы матур гаилә яши
Сарманда яшәүче Нияз һәм Гөлназ Әхмәтовларның гаилә коруларына 11 ел була. Алар Нияз армиядән ялга кайткач, Сарман ял паркында Яңа ел кичәсендә танышканнар. Гөлназ хәзерге вакытта Республика хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлегендә хезмәт куя, Нияз Яр Чаллы шәһәрендә янгын бүлекчәчендә эшли. Алар ике бала үстерәләр. Эльвинага 10...
-
Җәлил игезәкләре Эльвира белән Эльмираның тормышлары могҗизаларга бай
Җәлил бистәсендә могҗизалы тормышлы игезәкләр Эльвира һәм Эльмира Сафиуллиналар яши. Аларга бу елның 31 июлендә 28 яшь тула, икесе дә кияүдә. Ничек фамилияләре туры килгән дисезме? Тыңлагыз. 2005 елда Эльвира Рамил Сафиуллин белән гаилә кора. 2009 елда Эльмира шулай ук Сафиуллин фамилияле булган Рәмис исемле егеткә кияүгә чыга. Могҗизалар моның...