САРМАН
  • Рус Тат
  • 31 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 31 гыйнвар 2014 - 12:14
      Сарманнан Шәриповлар гаиләсендә бар эшне дә бергә башкаралар
      Гүзәл Шәрипова - Яр Чаллы кызы. Сарман егете Фердинанд белән гаилә корып, ике ул үстерәләр. Гүзәл оста хуҗабикә - пешеренергә ярата, бәйли, гөлләр үстерә. Фердинандның яраткан шөгыле - балык тоту. Алар бергә ял итәргә генә түгел, хуҗалыкта да бергә эшләргә яраталар. Мәхәббәт җимешләре - Гадел белән Эмиль.
    • 31 гыйнвар 2014 - 11:18
      Сарманнан Элина һәм Эльза Мөхәмәтҗановалар Казанда чыгарылыш курста укыйлар
      Игезәкләр Элина һәм Эльза Мөхәмәтҗановалар Казан федераль университетының чыгарылыш курсында укыйлар. Алар икесе дә - Сарман авылыннан, яхшы билгеләргә генә укыйлар.
    • 31 гыйнвар 2014 - 10:26
      Сарманда Казан ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кизү торалар
      Сарман районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы, исерек халәттә транспорт чарасы белән идарә итүче шоферларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә. Безнең районда Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кизү торалар. "Куркыныч фаҗигалар булганын күреп торабыз. Шоферлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча йөрсеннәр иде дип телибез. Шәхси куркынычсызлык - беренче урында", - ди алар....
    • 31 гыйнвар 2014 - 09:38
      Җәлиллеләр өчен февраль аена намаз вакытлары
      Җәлил бистәсендә намаз вакытлары Сарман районының башка торак пунктларыннан аерыла. Шуңа күрә анда яшәүчеләр өчен аерым намаз вакытлары булачак. ФЕВРАЛЬ Милади Сәхәр тәмам Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл тәмам Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Өйлә намазы укыла 1 06:16 06:26 08:24 12:44 14:42 17:07 19:07 2 06:14 06:24 08:22...
    • 31 гыйнвар 2014 - 08:54
      Җәлилдә Гыйбадуллиннар гаиләсе бик бәхетле яши
      Җәлил бистәсендә яшәүче Марс һәм Эльза Гыйбадуллиннар, җиде ел очрашканнан соң, гаилә корганнар. 2012 елда аларның кызлары Дарина туган. Бәхетле гаиләнең фотолары - сезнең хөкемгә.
    • 31 гыйнвар 2014 - 07:47
      Сарманлылар өчен февраль аена намаз вакытлары
      2014 ел Февраль аена намаз вакытлары 1435 ел Мил көн Атна көне Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы* Һиҗри көн 1 Шимбә 06:36 08:21 12:49 15:05 17:06 18:52 1 2 Якшәмбе 06:34 08:20 12:49 15:06 17:08 18:54 2 3 Дүшәмбе 06:32 08:18 12:49 15:08...
    • 31 гыйнвар 2014 - 06:30
      Сарманда "Талантлы син, Кеше туганым!" дигән мәгълүмати сәгать узды
      30 гыйнварда район үзәк китапханәсендә өлкәннәр өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Факил Сафинга 60 яшь тулу уңаеннан "Талантлы син, Кеше туганым!" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды. Кичәдә әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды, шигырьләре укылды, җырлары яңгырады. Өлкәннәр китап күргәзмәсенә күзәтү һәм...
    • 31 гыйнвар 2014 - 05:38
      Сарманлылар аракыга ваемсыз
      Гыйнварның соңгы көне - кешелекнең иң явыз дошманы - рус аракысының туган көне. Аңа 149 яшь "тула". Нәкъ менә 31 гыйнварда атаклы рус химигы Дмитрий Менделеев "Спиртның су белән кушылуы турында" ("О соединении спирта с водою") дип аталган доктор диcсертациясен яклап чыга. Аракы безнең дошман булса да, без аны туган...
    • 31 гыйнвар 2014 - 05:04
      Спорт сөючән игезәкләр Сарман урта мәктәбендә белем алалар
      13 яшьлек Ильвир һәм Ильвира Ганиевлар Сарман урта мәктәбенең җиденче сыйныфында укыйлар. Ильвир спорт һәм бию белән кызыксына, гитарада уйный. Ильвира шулай ук спорт белән биюгә мөкиббән, рәсем ясарга ярата. Фотоларда сез аларның төрле яшьтәге чакларын карый аласыз. Чак кына онытмадык: алар - игезәкләр.
    Реклама