30 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Игезәкләрнең күбесе – Сарманнан
Әминә һәм Әмир Хәдиуллиннар Сарман авылында яшиләр. Алар - игезәкләр. Балаларга биш яшь. Икесе дә бик тату яшиләр.
-
Җәлилдән Галиәскәровлар гаиләсе – конкурсның беренче катнашучылары
Без бүгеннән "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" дигән фотоконкурс башлана дип язган идек. Беренче катнашучыларыбыз да пәйда булды инде - Җәлилдән Раил һәм Рамилә Галиәскәровлар гаиләсе. Сезгә аларның фотоларын тәкъдим итәбез.
-
Җәлилдә бар яшьтәге игезәкләр дә бар
"Иң матур игезәкләр" конкурсында яңа катнашучылар: Илнария һәм Иллария Фариховалар. Алар кечкенәдән үк дус булып, бергә уйнап үсәләр. Нәни кызларга әлегә бер яшьтә өч ай гына. Сокланып, күз тигерә күрмәгез!
-
Илексазда каз канаты сыдыру өмәсе үтте
Халкыбыз элек-электән аралашып, бер-беренә ярдәмләшеп яшәгән. Бу аеруча авылларда көчле булган һәм эшләрне күмәкләшеп башкару төрле өмәләр үткәрүдә чагылган. Алар, матур йолалар булып, бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Соңгы вакытларда аларның яңартылуы, җәелә баруы бик куанычлы. Менә Илексаз авылында Зәрия Биктимерова күрше-тирәләрен, хезмәттәшләрен каз канаты сыдыру өмәсенә дәште. - Башта,...
-
Сарманда "Магнит" кибетендә автомобиль ачкычы хуҗасын көтә
29 гыйнварда кичке бишләр тирәсендә "Хыял" кибете янында машина ачкычы табылды. Автомобиль хуҗасы ачкычын "Магнит" кибетеннән кереп алсын. Игътибар: фотода ул ачкыч түгел.
-
Сарман районында фотоконкурс башлана
Хөрмәтле газета һәм интернет яңалыкларын укучыларыбыз! Тиздән Изге Валентин көне якынлаша. Аның алдыннан без фотоконкурс үткәреп алырга уйладык. Ул "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" дип аталачак. Мәхәббәт белән бәйле булган матур фотоларыгызны (туйдан, сәяхәттән, гаилә тормышыннан һәм башкаларны) һәм үзегез турында кыскача мәгълүматны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Җиңүчеләрне "романтик сәяхәт" көтә.
-
Сарманлылар салкыннардан саклану чаралары эзлиләр
Бүген ни өчен башка көннәргә караганда да суыграк дисәк, сәбәбе табылды: 30 гыйнвар - Кыш Бабай белән Кар Кызы көне икән бит. Суыкларны алар үзләре белән алып килгәндер, мөгаен. Хәзерге аномаль суыклардан ничек сакланырга? Беренчедән, дөрес киенергә кирәк. Иркен һәм йон тукымадан булган киемне өч кат киябез. Җылы баш киеме...
-
Сарманнан Эльвар белән Эльвир конкурста җиңәргә ниятлиләр
Данил һәм Венера Бәдертдиновлар гаиләсе район үзәгендә яши. Аларның биш яшьлек игезәк уллары Эльвар һәм Эльвир без игълан иткән конкурста катнашалар. Әгәр дә сезнең дә гаиләгездә игезәкләр булып, конкурста катнашу теләге туса, кыскача язма белән фотоларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез.
-
Яхшыбай мәчете манара көтә
Һәр татар авылының күрке булып, аның мәчете тора. Әллә кайдан күренеп торган ярымае җаннарга тынычлык иңдерә, бу авылда иманлы кешеләр яши икән, дигән фикер уята. Без дә үзара, "мәчет янында, мәчетне үткәч", дип сөйләшәбез. Без, дигәннәре - Яхшыбай авылы кешеләре. Чит кешеләр "манарасыз мәчет буламыни?" дип, гаҗәпсенеп куялар. Әйе, безнең...