23 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Мортыштамакта хаҗилар очраштылар
Шушы көннәрдә Мортыштамак авылы мәчетенә Сарман, Мөслим, Чирмешән районнарыннан хаҗилар килделәр. Вәгазьләр укыганнан соң, кунаклар чәй табынында үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар.
-
Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды
22 гыйнварда район Советының утырышлар залында авыл җирлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары катнашында киңәшмә узды. Муниципаль район территориясендә 2013 нче елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча информация белән район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Резедә Газизова чыгыш ясады. Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Валишина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС...
-
Сарман студентлары бәйрәмгә әзерләнә
25 гыйнвар Россиядә Студентлар көне дип санала. Аның икенче исеме - Изге Татьяна көне. Халыкара Студентлар көне башка көнне - 17 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул нацизм нәтиҗәсендә вафат булган студентларны искә алу көне буларак билгеләнә. Россиядә студентлар көненең тарихы башкарак. Элегрәк ул Мәскәү университетының туган көне буларак билгеләнә, соңыннан -...
-
Кәүҗияктә "Табышмак иленә сәяхәт" булды
Кәүҗияк авылы мәдәният йортында "Табышмаклар иленә сәяхәт" дип исемләнгән конкурс үтте. Барысы да бик актив катнаштылар. Иң күп табышмак отучы Изалия Заһирова истәлекле бүләккә ия булды.