20 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарман муниципаль районы башлыгы гражданнарны һәр сишәмбе кабул итә
Узган елда район башлыгы исеменә 242 мөрәҗәгать кергән. Аларның 160ы - язмача, 24е - электрон рәвештә кергән, 58е югары оешмалардан (Президент Аппараты, Дәүләт Советы, министрлыклар) җибәрелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту (43%) белән бәйле. Шулай ук матди, социаль ярдәм итүне (11%), җир участогы бүлеп бирүне (10%),...
-
Иске Минзәләбашта үзара салым акчалары тулысынча җыелган
Хәзерге вакытта районның авыл җирлекләрендә (Сарман авылы һәм Җәлил бистәсеннән кала) үзара салым акчаларын җыю дәвам итә. Авыл җирлекләре буенча алганда, счетка күчкән акчалар түбәндәгечә: Азалак авыл җирлеге: 95000 сум. Үтәлгән: 71%. Александровка авыл җирлеге: 71500 сум. Үтәлгән: 46%. Иске Әлмәт авыл җирлеге: 55000 сум. Үтәлгән: 86%. Зур Нөркәй авыл...
-
ЮХИДИнең яңартылган "кара исемлегенә" тагын дүрт сарманлы өстәлде
Исегезгә төшерәбез, Татарстан ЮХИДИ бүлекчәсе "кара исемлек" төзегән иде. Анда "төзәлмәс түләмәүчеләр" һәм Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында Кодексының 12.8 һәм 12.26 статьялары буенча транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләр исемлеге бар. Хәзер икенче исемлекнең дәвамы чыкты. Анда тагын дүрт сарманлы өстәлде. Шулай ук укыгыз: Сарман районының...
-
Сарман районына "Татарча солянка" килә
Киләсе атнага Сарман районына "Татарча солянка" концерт программасы килә. Башта ул 27 гыйнварда Җәлилдә узачак, икенче көнгә, ягъни 28 гыйнварга Сарманга киләчәк. Сарманда концерт район мәдәният йортында 19:00 сәгатьтә булачак.
-
Яңа Имәндә Фәррәхетдиновлар гаиләсе 55 ел бергә гомер кичерүләрен бәйрәм итте
Яңа Имән авылында яшәүче Нурдидә апа һәм Мөнәвир абый Фәррәхетдиновларның бергә гомер кичерүләренә 55 ел булды. Шушы уңайдан авыл мәдәният йортында матур тантана үткәрелде. Нурдидә апа белән Мөнәвир абый, чыннан да, бәхетле пар. Бергәләп биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә аларның һәркайсының үз гаиләсе бар. Балаларның өчесе - туган авылларында,...
-
Саклаубашта салкыннар балаларның ялын озайттылар
Салкынлык 23 градуска җитсә - авыл мәктәпләренең, 25 градуска җитсә - шәһәр мәктәпләренең башлангыч, авыл мәктәпләренең - 5-9 сыйныфларында, 27 градуска җитсә - шәһәр мәктәпләренең 5-9, 30 градуска җитсә - авыл мәктәпләренең 10-11, 32 градуска җитсә - шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында укулар туктатылып торыла. Әмма балалар килсә, укытучылар дәресләрне өзмиләр....
-
Яр Чаллы – Сарман юлында үлемгә китергән юл һәлакәте булды
19 гыйнварда 22:25 сәгатьтә Яр Чаллы - Сарман юлының 38 нче километрында юл һәлакәте була. ВАЗ-111130 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламыйча, каршы якка чыга һәм ВАЗ-21061 автомобиле белән бәрелешә. ВАЗ-111130 автомобиле йөртүчесе транспорт чаралары белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була. Юл һәлакәте...