10 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарманда белдерү такталары куелды
Теләсә кайда белдерү ябыштыру законны бозуга керә. Мондый хәлләр булмасын өчен Сарманда белдерү такталары куеп чыктылар. Алар хәрби комиссариат бинасы, "Заман" кибете, Үзәк базар, Сарман урта мәктәбе тирәләренә урнаштырылды. Киләчәктә белдерү такталары Сарманда тагын дүрт җиргә куелыр дип көтелә.
-
Сарман районында куркыныч юл һәлакәте булды
10 гыйнварда 08:50 сәгатьтә Җәлил-Сарман юлының 21 нче километрында KIA ED (CEE'D) автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча, каршы як юлга чыга һәм ВАЗ-210740 автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-210740 автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиркасы фаҗига урынында вафат булалар. Өч пассажир Сарман үзәк хастаханәсенә озатылалар.
-
Җәлил боксчысы Илнур Нуриев зурлар арасында да сынатмады
Җәлил икенче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә чыныгу алган Илнур Нуриев бокс буенча чираттагы җиңүен яулады. 18 яшен узган елны гына тутырган егет, зурлар арасында беренче рәсми катнашуына карамастан, 69 килограммга кадәр авырлыкта Казан шәһәре чемпионатында беренче урынны алды. Әлеге авырлыкта иң өлкән спортчыга 32 яшь булган. Хәзерге вакытта...
-
Сарманлылар үз районы өчен тавыш калдыра алалар
31 декабрьдән башлап Татарстанда "Үзәк Яңа ел чыршысының иң яхшы күренеше" дип аталган конкурс бара. Анда Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр җирлекләре катнаша. Конкурс 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Сездә үзегезнең тавышыгызны калдыра аласыз. Моның өчен, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр порталына кереп, тиешле форманы тутырырга кирәк. Шулай ук анда искәрмә...
-
Сарманда "Кыш Бабай остаханәсе" дип исемләнгән мастер-класс узды
Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда "Кыш Бабай остаханәсе" дип исемләнгән мастер-класс узды. Аны Яр Чаллы шәһәре рәссамнар берләшмәсе әгъзалары Илһам һәм Светлана Дияровлар үткәрделәр. Кыш Бабай остаханәсендә олысы да, кечкенәсе дә "Могҗизалар илендә" дип аталган күргәзмә белән таныштылар, чүлмәк ясау җайланмасында төрле әйберләр ясадылар, аларны бизәкләделәр...
-
Иске Кәшер авылыннан Илүсә Аитовага дәвалану өчен матди ярдәм кирәк
Иске Кәшер авылында яшәүче Аитова Илүсә Гөлүс кызына, каты хроник авырудан өзмәс дәвалану өчен, матди ярдәм таләп ителә. Кызның әти-әнисе игелекле кешеләр ярдәменә өметләнә. Мөмкинлектән чыгып, акча күчерү өчен Россия Саклык банкының 8610 нчы бүлекчәсендә счет номеры: 42307810262380300147/48; Аитов Гөлүс Шат улы. Хәбәрләшү өчен телефон: 8-9196976871.