8 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә "Татнефть" җәмгыяте кубогына хоккей буенча ярышлар узды
7 гыйнварда Җәлил боз сараенда 1999 нче һәм 2000 нче елда туган Баулы һәм Җәлил хоккейчылары көч сынашты. Ике команда да үзләренең "Татнефть" җәмгыяте кубогына лаеклы икәнен күрсәтте. Шулай да бу уенда Баулының "Нефтяник" командасы җиңеп чыкты. Җәлилнең "Юность" командасының да уңышлары бар, алар күптән түгел генә өч тапкыр Бөгелмә...
-
Сарман районында өч малай туган
2014 елга чыккач, Сарманның бала тудыру йортында өч сабый дөньяга аваз салган. Аларның өчесе дә - малайлар. Яңа килгән ат елы сабыйларның әти-әниләренә сабырлык, түземлек бирсен, балаларга сау-сәламәт булып үсәргә язсын. Шулай ук укыгыз: Сарман бала тудыру йортында елның беренче сабые туган
-
Сарманда дүртенче тапкыр "утыртылган" машиналар җыены узды. Фоторепортаж
-
"Сарман" газетасына бәйрәм көннәрендә дә язылдылар
Яңа ел бәйрәмнәрендә кем ничек ял итте, дигәндә, күпләр өчен ул сигез көнгә сузылды. Ә менә почта элемтәсе хезмәткәрләре 3, 4, 6 гыйнвар көннәрендә эшләделәр һәм алар бүген дә - эш урыннарында. Бу көннәрдә газета-журналларга яздыру да дәвам итте. Республика матбугатына, шул исәптән "Сарман" газетасына да, 2014 елның гыйнвары өчен...
-
Сарман районында әти-әниләр балалар бакчасына түләгән акчалар өчен компенсацияне үзләре исәпли алачаклар
Әти-әниләр балалар бакчасы өчен түләгән акчаларына тиешле компенсация күләмен үзләре исәпли алачаклар. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында "Расчёт компенсационных выплат" дигән яңа сервис барлыкка килде. Компенсацияне исәпләү өчен, порталда "Уход за ребёнком" бүлегенә керергә һәм "Калькулятор компенсации части родительской платы за детский сад" дигән менюны табып, электрон анкета тутырырга кирәк....
-
Бәйрәм яллары Сарман районында имин үтте
Яңа елның бер атнасын үткәреп тә җибәрдек. Район юлларында ул чагыштырмача имин узды. 5 гыйнварда кичке сәгать дүртләр тирәсендә Җәлил-Сарман юлының 27 нче километрында бер юл-транспорт вакыйгасы гына теркәлде. ВАЗ-2114 машинасын йөртүче, тиешле тизлекне саклый алмыйча, юл кырына төшеп китә. Хастаханәгә мөрәҗәгать итсә дә, анда ятып дәваланудан баш тарта. Кышкы...