7 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Җәлилдән алма алырга ашыгыгыз
Хәтерегез яхшы , тешләргез сәламәт, ә гомерегез озын булуын теләсәгез - тизрәк алма ашый башлагыз. Быел алмага бәяләр дә арзан. Җәлилнең бер кибетендә алма бары тик 19 сум 95 тиен. Сүз уңаеннан Галимнәр фаразларына ышансаң, алма ашап торган кешенең гомере 17 елга озыная.
-
Ләкелеләр Раштуаны зурлап билгеләп үттеләр
7 гыйнварда Раштуа бәйрәмен христиан динендәгеләр зурлап билгеләп үтте. Бу көнне Ләке авылы халкы да зур түземсезлек белән көтте. Бәйрәм иртәнге якта Петр-Павел чиркәвендә башланды. Владимир атакай раштуа хезмәтен үтәде - иман укыды. Хатын-кызлар, Елизавета анакай белән бергә, Иисус Христосны мактап җырлар башкарды. Һәркем теләкләр теләп, шәмнәр куйды. "Шәмнең сул...
-
"Сарман" кинотеатрында өлкәннәр дә күңел ача
"Сарман" кинотеатры төрле күңел ачу чараларыннан гөрләп тора. 30 декабрьдән алып биредә көндезге якта балалар өчен 3D форматында мультфильмнар куелса, кичен өлкәннәр өчен кинофильмнар күрсәтелә. Яшьләр көн саен дискотекага җыела. Җомга көннәрендә исә ул 30 һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен оештырыла. Яшь үзенчәлекләренә карап, музыка сайлана. 40-50 яшьлекләр дә аны...