6 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Район балалар китапханәсендә "ак бәс булып аклык яуды"
4 гыйнварда район балалар китапханәсендә "Ак бәс булып аклык ява" дигән исем астында укучылар өчен матур чара үткәрелде. Китапханә мөдире Сирина Сәетгәрәева иң элек укучыларны яңа китаплар, журналлар белән таныштырды. Соңыннан алар бергәләп әкият карадылар, аппликация ясадылар, башваткычлар, кроссвордлар чиштеләр, табышмаклар әйтештеләр.
-
Карашай Саклауда "Башваткыч" бәйгесе узды
4 гыйнварда Карашай Саклау авылы мәдәният йортында яшьләр өчен "Башваткыч" бәйгесе оештырылды. Анда катнашучылар район, республика тарихына багышланган сорауларга җаваплар таптылар. Уенда, иң күп очко җыеп, Лилия Динмөхәммәтова җиңеп чыкты. Аңа махсус приз да тапшырылды. "Бу көннәрдә концерт-тамаша белән Минзәлә районына барырга әзерләнәбез", - диде авыл мәдәният йорты директоры Гүзәл...
-
Район кышкы лагерьлары компьютерны да оныттыра
Сарман һәм Җәлил мәктәпләрендә кышкы лагерьлар әйбәт кенә эшлиләр. 6 гыйнварда Сарман урта мәктәбе каршындагы лагерьда ял итүче балалар "Сарман" кинотеатрында культпоходта булдылар. 3D форматында "Гладиатор" дигән кино карадык, бик ошады. Лагерьда волейбол уйныйбыз, чаңгыда шуабыз, үзара ярышабыз, бик күңелле ял итәбез. Хәтта якын дуска әверелгән компьютер да ул кадәр...
-
Җәлил укучылары күңелле ял итә
6 гыйнварда Җәлил бистәсе мәктәпләре каршында оештырылган кышкы лагерьда ял итүче балалар бистәнең Хезмәт даны музеенда булдылар. Алар өчен биредә кызыклы уен-сәяхәт оештырылды. Укучылар тарих, нефть, Муса Җәлил, Галимҗан Әхмәдиев, Хезмәт Даны һәм башка заллар буйлап "сәяхәт иттеләр". Музей хезмәткәре Альмира Галиәхмәтова аларны заллар белән таныштырганнан соң, укучылар сорауларга җаваплар...