4 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарман белән чиктәш районда җинаять булган
Яңа ел алдыннан Әлмәт шәһәрендә авыр җинаять булды. Анда күренекле татауировка ясаучы Сергей Королевны үтерделәр. Хәзерге вакытта ике җинаятьче дә билгеле. Аларның 20 яшьлеге кулга алынган, 18 яшьлеге, бер җиргә дә китмәү турында подписка биреп, җибәрелгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Тулырак мәгълүматны "Знамя труда" газетасы сайтыннан укый аласыз.
-
Сарманда Куйбышев урамында яшәүчеләр җәен дә, кышын да рәхәт күрми
2014 ел, Яңа ел бәйрәме белән бергә, Сарман авылы Куйбышев урамы 74 йортында яшәүчеләр өчен язны да алып килде. Урамда торган җылы һава температурасы түбәдәге карны да эретте. Капиталь ремонтны шулкадәр яхшы үткәргәннәр ки, хәтта кышкы кояш нурларыннан эрегән кар суы югарыдагы каттагы фатирларга үтеп чыкты. Кеше чыршы бизәсә, алар...
-
Сарман районында микроавтобуслар укучыларны йөртмичәкләр
2014 елның 1 гыйнварыннан чыккан карар буенча, балаларны хәзер тулы мәгънәдә автобуста гына йөртергә ярый. Шулай ук оешкан балалар төркемендә хәзер сигез баладан да ким булырга тиеш түгел. Автобуска 10 елдан да күбрәк булырга тиеш түгел, аның техник яктан яраклы булуы мөһим. Аларда куркынычсызлык каешлары, тахографлар һәм спутник системалары булырга...
-
Сарман районына суыклар озакка килмәгән
Әлеге вакытта тышта бик суык булса да, GISMETEO.RU сайты мәгълүматларына караганда, иртәгәдән Сарманда сизелерлек җылытачак. Шулай булгач, җылытмый әле дип, эшләргә уйласагыз, әзрәк көтеп торыгыз. Эш беркайда да качмас.