3 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарманда һәм Җәлилдә кышкы лагерьлар эшли
3 гыйнварда Сарман һәм Җәлил мәктәпләрендә кышкы лагерьлар эшли башлады. Аларда укучылар өчен төрле кызыклы шөгыльләр, кинотеатрга походлар оештырылачак, балалар спорт ярышларында көчләрен һәм җитезлекләрен сынаячаклар. Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кышкы лагерьда 310 бала ял итә.
-
Карашай Саклауда балалар ялын кайгырталар
Карашай Саклау авылында укучылар һәм яшьләрнең ялын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә тырышалар. "Кинолекторийлар уздырдык, балаларга мультфильмнар, зурракларга төрле нәфис фильмнар күрсәттек", - ди мәдәният йорты директоры Гүзәл Кәрәмиева.
-
Сарман районы укучылары йөзү буенча беренчелектә уңышлы чыгыш ясадылар
Ел ахырында Казан шәһәрендә 1998-1999 елгы яшүсмерләр һәм 2000-2001 елгы кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уздырылды. Бәйгедә алардан кечерәк 1 нче разрядтан да ким булмаган спорт әзерлеге үткән балалар да катнаша алды. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 600 ләп йөзүче катнашты. Безнең район командасын 1 нче яшүсмерләр...
-
Сарманлылар үзәк хастаханәгә бәйрәм көннәрендә дә мөрәҗәгать итә алалар
Бу көннәрдә авырып китсәгез, борчылмагыз: 4 нче һәм 6 нчы гыйнвар көннәрендә район үзәк хастахәнәсендә 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр терапевт, стоматолог, хирург һәм башка белгечләрдән торган табиблар бригадасы, лаборатория эшләячәк. Баш табиб урынбасары Алсу Исламованың сүзләре буенча, бәйрәм көннәрендә теш сызлап мөрәҗәгать итүчеләр шактый булган.
-
Сарман районында бәйрәм көннәрендә янгыннар булмаган
131 нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, бәйрәм көннәрендә районда янгыннар һәм башка хәвеф-хәтәрләр күзәтелмәгән. Янгын часте һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән берлектә "Шәфкать" үзәгендә, Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында, Сарман һәм Җәлил хастаханәләрендә үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, персонал тиешле саклык чараларын күргән, гадәттән тыш хәлләргә әзер булган. Ә янгын частенда 3...