1 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Иске Кәшер авылыннан Шәеховларның күркәләре искитмәле
Иске Кәшер авылында яшәүче Габделәхәт һәм Хәмдия Шәеховлар зур-зур күркәләр үстергәннәр. Дүртесенең авырлыгы 48 килограмм тәшкил иткән. Шуларның иң зурысы ярты авырлыкны диярлек алып торган - 23 килограмм.
-
Сарман һәм Иске Кәшер командалары Актанышта икенче урынны алдылар
Декабрь ахырында Актаныш авылында Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары арасында "КЭС- Баскет" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона ярышлары булып узды. Анда 10 районнан 1996 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар командалары чыгыш ясады. Безнең район өчен Сарман урта мәктәбе егетләре (тренерлары Данияр Калимуллин) һәм Иске Кәшер урта...
-
Сарманлылар Яңа елны файда белән үткәрәләр
Яңа ел күңелле бәйрәм булса да, аның негатив моментлары да бар. Мәсәлән, кирәгеннән артыграк ашау. Моны ничек булдырмый калырга соң? Яңа елда гел өстәл артында гына утырырга киңәш ителми. Төрле конкурсларда катнашыгыз, күбрәк хәрәкәтләнегез. Мөмкинлек булса, саф һавада йөрегез. Бәйрәм көнендә барлык ризыкны да мәҗбүри ашап бетерергә димәгән. Аның бозылмый...
-
Сарман районында рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр
Яңа ел бәйрәме уңаеннан Сарманда, Җәлилдә, барлык авыл җирлекләрендә бал-маскарадлар уздырылды. Якынлашып килүче Ат елы белән халыкны Кыш бабай, Кар кызы, 2014 елның хуҗасы һәм башка әкият персонажлары котладылар. Төрле конкурслар үткәрелде, бүләкләр тапшырылды. Лотерея уеннары кызык узды. Зур отышлар да булды. Бәйрәм дискәтүге күңелләрне тагын да күтәрде. Яңа ел...
-
Сарманлылар Яңа елны ничек каршыладылар?
Кадерле дуслар! Менә көтеп алган Яңа ел бәйрәме дә узып китте. Һәркем аны үзенчә каршылады: кемдер якыннары белән, кемдер дуслары белән. Моны белер өчен без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә сораштыру үткәрергә уйладык. Ул тулысынча аноним рәвештә булачак, курыкмыйча, тавышларыгызны калдырыгыз.