31 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда саклану чаралары күрелде
Сарманда Яңа ел бәйрәме көннәрендә иминлекне тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрелде. 20 декабрьдән 10 январьга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Фейерверклар үткәрү өчен ике мәйданчык билгеләнде: Сарманда Мәдәният һәм ял паркында һәм Җәлил бистәсендә Мәдәният сарае мәйданчыгында. Бәйрәм чаралары үткәргәндә, биналар, корылмалар эчендә пиротехник чаралар һәм...
-
Мортыштамак авылы командасы Кыш бабай призы алды
27 декабрьдә район үзәгенең беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ир-ат командалары арасында Кыш бабай призына волейбол буенча ярышлар үтте. Финалда Мортыштамак авылы командасы, НГДУ "Җәлилнефть" командасын җиңеп, беренче урынны алды. Өченче урын өчен уенда Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы Иске Кәшер авылы командасыннан көчлерәк булды. Шулай...