26 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда имамнар өчен яллар оештырылды
Декабрьнең 23 нән 27 нә кадәр халыкны социаль яклау үзәге "Шәфкать"тә имамнар өчен яллар оештырылды. Анда барлыгы егермеләп авылның хәзрәте белем алды, дәваланды, ял итте. Сарманда яңа төзелгән һәм төзелеш барган объектлар буенча экскурсиялар да үткәрелде, хәзрәтләр кинотеатрда 3D форматында кино карадылар, кичләрен вәгазь тыңладылар. Ялларның соңгы көннәрендә алар белән...
-
Сарман ЮХИДИ бүлекчәсе сак булырга өнди
Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Бу бәйрәмнәрне зурлар да, балалар да көтеп ала. Күп кешеләрнең алда - Яңа ел каникуллары. Гадәттә, бу чорда, кышкы уеннарга кызыгып, балалар урамга омтылалар я кайда да булса кунакка баралар. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, суыклар, бозлавык юллар,...
-
Сарманлылар легаль булмаган алкогольга каршы
2013 елның 11 аенда Татарстанда 1468 алкоголь белән агулану очрагы теркәлгән. Узган елны шул ук вакыт эчендә барлыгы 1071 мондый очрак теркәлгән иде. Алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны артык үзгәрмәгән: 284 кеше урынына 287. Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу сәбәпле, әлеге саннар шактый артырга мөмкин. Моңа сәбәпле булып легаль алкоголь продукциясе...
-
Җәлиллеләрнең шигырьләре җыентыкка керде
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан "Татнефть" оешмасының "Рухият" рухи яңарыш фонды шушы төбәк иҗатчыларына зур бүләк ясады - "Илһам чишмәләре" ("Родники вдохновения") дигән җыентык бастырып чыгарды. Аңа Әлмәт Язучылар бүлегенә караган 200 дән артык профессиональ һәм һәвәскәр язучыларның - нефть төбәге районнарында эшләп килүче әдәби-иҗат...
-
Сарманның полиция Кыш бабае Шәрләрәмәгә килде
24 декабрьдә Шәрләрәмә авылында яшәүче Эльвина Шәйгарданова Кыш бабайдан бүләк алды. Кем кулыннан диегез әле?! Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы үзләре алып килгән иде бүләкне. Эльвина Шәрләрәмә мәктәбенең 2 нче сыйныфында укый.
-
Сарман ветераннары Чыршы бәйрәмендә булдылар
25 декабрьдә район мәдәният йортында ветераннар өчен "Могҗизалы Яңа ел" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме узды. Анда өлкәннәр җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Фоторепортажны Сарман муниципаль районы порталыннан карый аласыз.