24 декабрь 2013 яңалыклары
-
Саклаубаш егетләренә көрәштә тиңнәр юк
21 декабрьдә Мөслим районында Раил Максутов истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча ярышлар узды. Анда Саклаубаш урта мәктәбе укучылары да катнашты. 9 нчы сыйныф укучысы Айрат Миңнуллин 45 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны яулады. Шул ук мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Айрат Корбанов 40 килограммга кадәр авырлыкта өченче урынны алды.
-
Сарманда эшчеләр әзерләү буенча заманча үзәк булачак
IШушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында кадрлар әзерләү мәсьәләсенә багышланган республика киңәшмәсе узды. Анда Сарман аграр көллияте базасында агропромышленность комплексы өчен эшчеләр әзерләү буенча заманча үзәк булдыру турында карар кабул ителде. Әлеге карарны тормышка ашыру максатларында беренчел бүленештә күчереләчәк финанслау 67 миллион сум тәшкил итәчәк.
-
Районда банк карталарын блокировкаларга мөмкиннәр
2014 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык банклары да карталар белән үткәрелә торган операцияләр турында клиентларга хәбәр итәргә тиеш булалар. Бу таләпләр үтәлмәсә, әлеге банкның карталарын блокировкаларга мөмкиннәр. Үз чиратында, бу миллионлаган кешеләрнең тормышына йогынты ясаячак. Шуңа күрә хәзер банклар клиентлар турында персональ мәгълүматларны яңарту белән мәшгуль. Банкта клиентның телефон номеры...
-
Сарманда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырылды
Яңа ел алдыннан бар кешеләргә дә, начар хатирәләрне артта калдырып, үзләренең иң яхшы сыйфатларын белгертәсе килә. Моңа ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгырту да керә. Яңа ел могҗизасы бигрәк тә инвалид балаларга кирәк. "Агросила групп" җәмгыяте һәм Сарман районы балалар китапханәсе хыялларны чынга ашырды. "Ак өмет торнасы" ("Белый журавлик надежды") клубы...