23 декабрь 2013 яңалыклары
-
Яңа Имәндә Дәниф Шәрәфетдинов концерты узды
Яңа ел алдыннан район мәдәният йортларында төрле кичәләр, концертлар уздырыла. Яңа Имән авылы да читтә калмады. Шушы көннәрдә авыл мәдәният йортында күренекле җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның концерты үтте.
-
Җәлилдә музыкаль кичә үтте
20 декабрьдә Җәлил бистәсенең картлар йортында музыкаль кичә үтте. Ул Александровка мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды. Бәйрәмдә Александровка авылының "Ядкарь" ветераннар ансамбле һәм "Рябинушка" рус җыр ансамбле катнашты, Мөнәвәрә Фатыхова, Мәдинә Шәйхетдинова, Фалия Әхмәтҗанова, Фәния Фасеева, Сөмбел Акрамова, Рәйсә Камалиева, Фәйрүзә Садретдинова чыгыш ясадылар.
-
Сарманда тәмәке кесәгә сугачак
Киләсе елдан тәмәке бәясе уртача алганда 9 сумга артачак. Шулай булгач, иң очсызлы тәмәке дә 40-45,5 сум торачак. Сатып алучылар нык шок кичермәсен өчен, табак продукциясенә бәяләр эзлекле рәвештә артачак. Шулай ук укыгыз: Сарманлылар штрафлар артуга ничек карый?